Фән

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕНЕҢ ФӘННИ КИТАПХАНӘСЕ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕНЕҢ ФӘННИ КИТАПХАНӘСЕ

Фәнни китапханә 1936 елда ачыла, ә 1991 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә тапшырыла. 2016 елдан ул Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты составында эшли.

Иң башта китапханә Татар өлкә комитетына (җирле төбәк комитеты – идарә органы) карый. Соңрак ул Республика кадрлар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү (ягъни төрле һөнәрләр буенча белемне, әзерлекне үстерү) үзәге карамагына тапшырыла. Нәтиҗәдә китапханәдә булган күпчелек китаплар нигездә сәясәткә һәм иҗтимагый тормышка багышланган була. Китапханәгә Сәяси белем алу йорты өчен агарту лекцияләре әзерләгәндә, йә булмаса Халык университетларында укытканда мөгаллимнәр мөрәҗәгать иткәннәр. Әмма китапханәнең саклагычларында әле тагын да борынгырак, ягъни революциягә кадәр тупланган китаплар да җитәрлек исәпләнә. Болар нигездә – Казан университеты профессорларының хезмәтләре, басмалары.

Китапханә Фәннәр академиясенә кушылганнан соң, ул фән белән техника өлкәсендә дә күп кенә китаплар белән тулылана. Аны тулыландыру юнәлешендә М.З. Зәкиев, Ә.Г. Кәримуллин, М.К. Михайлов, Р.С. Сәйфуллин, К.М. Салихов кебек галимнәр күп көч куя. Алар фондларга үзләренең фәнни хезмәтләрен дә тапшыра. “Мәгариф”, “Фән” нәшриятларында дөнья күргән китаплар, Татар энциклопедиясе институты басмалары да фондка керә. Башка китапханәләр белән үзара алмашу да җайга салына. “Пушкин китапханәсе” китап бастыруга ярдәм итү фонды зур булышлык күрсәтә.

Бүгенге көндә китапханә каталогында 200 меңләп басма бар, шуларның бер өлеше – газета-журналлар. Һәр елны фондта 800 ләп китап теркәлә. Электрон каталогта (компьютерның мәгълүматлар базасында) – 30 меңләп документ.

Китапханәгә йөрүчеләрнең күпчелеге – фәнни хезмәткәрләр, мөгаллимнәр, студентлар һәм дәүләт хезмәткәрләре.