Наил Абдулла улы Сәхибуллин (1940 елда туган) – физика-математика фәннәре докторы, Казан университеты профессоры.
Н. А. Сәхибуллин – Татарстан башкаласында туган, Казан университетының физика-математика факультетын (астрономия кафедрасы) тәмамлаган.
Үзенең озак елларга сузылган хезмәт юлында Н. А. Сәхибуллин йолдызлар һәм томанлыкларның атмосферасы белән кызыксына. Бу мәсьләне тикшерү юнәлешендә ул 1970 елда – физика-математика фәннәре кандидаты, 1987 елда доктор гыйльми дәрәҗәсенә ия була. Галим үз тирәсенә Россиядән һәм элекке СССР илләреннән фикердәшләрен туплый, һәм бу төркем «Йолдызлар атмосферасы» исемен алып, берничә дистә ел уңышлы эшләп килә.
1970 елда Н. А. Сәхибуллин Голландиянең Утрехт университеты каршындагы Астрономия институтында хезмәт куя. Анда ул атмосфераларны тикшерүдә яңа алымнар белән эшли, соңрак аларны Казанда да актив рәвештә куллана.
Тикшеренүләр Н. А. Сәхибуллинның Америкага сәфәреннән соң яңа үсеш баскычына чыга. Астрофизикада элегрәк ирешелгән мәгълүматларны хәзер яңача шәрехләргә мөмкин була.
Яңа белемнәр һәм күнекмәләр XXI гасыр башында уңай нәтиҗәләргә китерә, һәм Фәннәр академиясе тарафыннан Астрофотометрия һәм йолдызлар атмосфералары лабораториясе оештырыла (ЛАЗА). Н. А. Сәхибуллин Россиядә әйдәп баручы Йолдызлар атомсфералары физикасы мәктәбенә нигез салучы була. Галимнең һәм аның эшен дәвам иттерүчеләрнең хезмәтләре бөтен дөньяга таныла.
Н. А. Сәхибуллинның Россия һәм Татарстан фәненә керткән иң зур өлеше Төркиядә 1,5 м диаметрлы телескоп эшләп урнаштыруга булышлык итү була. 1970 нче еллардан бирле көрәш барган әлеге җайланма йолдызлы күкне югары сыйфатта итеп күзәтү мөмкинлеге бирә. Ул йолдызлар атмосферасын күзәтүгә һәм башка йолдызлар янәшәсендә планеталар эзләүгә хезмәт итә.
Төрле елларда галим җаваплы вазыйфалар били:
В. П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры (1992–2008);
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Физика, энергетика һәм Җир турындагы фәннәр бүлегенең академик-секретаре (1988–1991);
Россия Фәннәр академиясенең «Йолдызлар һәм томанлыклар физикасы һәм эволюциясе» проблемасы буенча Гыйльми совет рәисе (1992–2009);
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Талантлы яшьләр белән эшләү буенча ведоствоара фәнни советы рәисе (1992–2014);
Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен һәм грантларын бирү буенча комиссия рәисе урынбасары (2014 елдан).
Н. А. Сәхибуллин – Халыкара астрономнар берлеге һәм Европа астрономнар җәмгыяте әгъзасы, Россия Фәннәр академиясе Фәнни советы бюросы әгъзасы.
Профессор университетта 60 елдан артык укыта: астрофизика һәм астрономия буенча лекцияләр укый, махсус курслар әзерли. Аның җитәкчелегендә 11 яшь галим фән кандидаты һәм докторы булды. Н. А. Сәхибуллин мәкаләләр һәм фәнни китаплар язуын дәвам итә. Соңгыларының берсе «Экзопланеталар» дип атала.