Советлар Союзы Геройлары

​Муса Җәлил

​Муса Җәлил

Муса Җәлил – герой шагыйрь

Муса Мостафа улы Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында туган. Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта беренче тапкыр «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогика институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил фронтка китәргә теләгән. 1941 елның ноябрь-декабрь айларында ул Минзәләдә хәрби-сәяси курсларны уңышлы тәмамлап, өлкән политрук була. Ленинград һәм Волхов фронтларында "Отвага" фронт газетасында эшләгән.

1942 елның җәендә Волхов фронтында яраланып әсирлеккә эләгә. Лагерьда да көрәшен дәвам итә: яшерен оешмага керә, әсирләрдән төзелгән легионның үзебезнекеләр ягына чыгуын оештыра. Ләкин хыянәтчеләр аркасында кулга алынып, Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябыла.

Үлем җәзасы көткән авыр шартларда да Җәлил иҗатын дәвам итә. Ул ике кечкенә дәфтәргә шигырьләр яза - берсе гарәп, икенчесе латин әлифбасында. Бу "Моабит дәфтәрләре" соңрак бөтен дөньяга таныла.

Сугыштан соң Константин Симонов ярдәмендә Җәлилнең шигырьләре бастырыла башлаган. Аның батырлыгы һәм иҗаты бөтен Советлар Союзына мәгълүм була. "Моабит дәфтәрләре" хәзер дә безгә рухи көч бирә, ватанпәрвәрлек һәм батырлык үрнәге булып тора.

Иҗаты:

«Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,

Сездә минем керсез яшьләрем.

Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,

Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп

Йөрәгем һәм хаклык кушканны.

Җырым белән дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,

Вак тормышның чуар пәрдәсе,

Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю -

Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр

Шигыремдәге изге антына.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

Җырлап килдем тормыш языма.

Соңгы җырым палач балтасына

Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып.»

1943 ел, 26 ноябрь, Моабит төрмәсе

Музейлар:

1. Мостафа авылында (1960 нчы еллар ахыры) - илдә беренче Муса Җәлил музее

2. Җәлил шәһәрендә (1964, 1992 елдан Хезмәт даны музее)

3. Минзәлә педагогика училищесында мемориаль музей (1970)

Һәйкәлләр һәм бюстлар:

  • Казан, Мәскәү, Уфа, Киев, Ташкент һ.б. шәһәрләрдә
  • Әстерхан (2017), Екатеринбург (2021), Серов (2022), Бишкәктә (2024) һәйкәлләре
  • Биектау районы Ташлы Кавал авылында "Моабит дәфтәре" скульптура композициясе (2025)

Исемен йөртүче урамнар:

400 дән артык торак пунктта, шул исәптән:

  • Казан, Уфа, Мәскәү
  • Киев, Ташкент, Җизказган
  • Яр Чаллы, Екатеринбург
  • Төмән, Бөек Новгород
  • Әлмәт, Дүртөйле, Оренбург

Мәктәпләр:

  • Санкт-Петербургның 146 нчы мәктәбе аның исемен йөртә (2023 елдан)

Кинематограф:

1. "Кызыл ромашка" (ГДР, Лотар Беллаг)

2. "Моабит дәфтәре" (СССР, Леонид Квинихидзе)

3. "Кара урман" (2024, реж. Радик Кудояров)

Истәлек такталары:

  • Барлык музейларда
  • Төрле шәһәрләрдәге мемориаль комплексларда

Муса Җәлил исеме элеккеге Советлар Союзы республикалары территорияләрендә һәм чит илләрдә саклана. Аның исеме һәм мирасы халыкара әһәмияткә ия.