МОЗАФФА`РОВ Мансур Әхмәт улы (6.3.1902 ел, Казан – 20.11.1966 ел, шунда ук), композитор, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты. Татар композиторлары арасында махсус югары белемле беренче композитор. Иҗат эшчәнлеген милли музыка уен кораллары ансамбльләрендә музыкант буларак башлый. 1931 елда Мәскәү консерваториясенең этнография бүлеген тәмамлый. 1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый. 1945 елдан Казан консерваториясендә укыта. Төрле елларда радиода, Татар опера һәм балет театрында эшли.
Мансур Мозаффаровның композиторлык мирасы бик зур: фольклор көйләре эшкәртмәләреннән алып, оригиналь җырларны, романсларны, опера, симфоник поэмалар, инструменталь концерт жанрындагы масштаблы әсәрләрне колачлый. Аның иҗатында Г.Тукайга һәм М.Вахитовка багышланган программа характерындагы симфоник поэмалар зур урын били. Аларда композитор, татар музыкасында беренче буларак, реаль тарихи шәхесләрнең ышандырырлык образларын тудыра, кеше һәм җәмгыять, шагыйрь һәм халык кебек катлаулы темаларны күтәрә.
Мансур Мозаффаров татар музыкасы тарихында беренче тапкыр скрипка концерты жанрына караган әсәрләр иҗат итә. Аның әсәрләре драматургиясенең бөтенлеге, ачыклыгы һәм халык җырларының табигыйлеге белән генә аерылып тормый, ә музыка уен коралларында башкару алымы белән дә җәлеп итә. Иҗатының зур өлешен вокаль музыка били.
Мансур Мозаффаров татар көйләре язмаларын туплау белән дә шөгыльләнә, йөздән артык татар көйләрен язып ала. Ул төрле вокаль һәм инструменталь коллективлар өчен гаять күп татар халык көйләрен эшкәртә.
Мансур Мозаффаров хәзерге профессиональ татар музыкасына нигез салучыларның берсе буларак танылу ала. 1959 елда ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.