Мисбах Хәлиулла улы Хәлиуллин 1916 елның 12 мартында Самара губернасының Бөгелмә өязе Сугышлы авылында (хәзер — Татарстанның Лениногорск районы) туа. Туган авылындагы колхозда эшли. 1934 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, алган белгечлек буенча Яр Чаллыда район җир бүлегендә эшли. 1936 елда комсомол чакыруы буенча очучылар мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң очучылар әзерләү курсларында катнаша.
Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китәргә тели, әмма ике елга якын яшь очучыларның очыш һәм хәрби осталыгын күтәрү белән шөгыльләнергә туры килә. Шуңа күрә 1943 елның маеннан гына фронтка җибәрелә. 783 нче штурм полкы эскадрильясы белән командалап, капитан Мисбах Хәлиуллин үзен оста җитәкче һәм югары категорияле очучы-штурмовик итеп таныта. Командованиенең биремнәрен үтәгәндә, ул чишүнең гадәти булмаган яңа юлларын тапкан. Эскадрилья белән Гродненск өлкәсенең Волковыск шәһәре янындагы дошманның хәрби техника һәм гаскәрләрнең туплану урынына юл тотканда, очучылар фронт сызыгын курсны башка районга тоткан сыман узалар, аннары, кискен борылыш ясап, немецлар өчен көтмәгәндә килеп чыгалар. Штурмчылар дүртенче тапкыр барган вакытта гына дошманның зенитчылары шуны аңлый, ләкин соң була. Хәлиуллин төркеме, гитлерчыларның оборона чикләрен штурмлап, пехотага һөҗүм итәргә булыша, артиллеристларга позицияләрдә дошман гаскәрләрен җимерергә булыша, танк бригадасына оборонадан чыгарга ярдәм итә. 1945 елның апреленә Мисбах Хәлиуллин эскадрильясы 88 хәрби очыш ясый, 16 сугышта 3 самолётны бәреп төшерә.
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 18 августындагы Указы белән, командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк үтәгән һәм батырлык күрсәткән өчен, капитан Мисбах Хәлиуллинга, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң Мисбах Хәлиуллин хәрби авиациядә хезмәт итүен дәвам итә. 1958 елда запаска китә. Казанда яши. 1983 елның 18 апрелендә вафат була, Яңа Татар зиратында җирләнгән.
Советлар Союзы Герое исеме белән бергә, «Алтын Йолдыз» медале һәм Ленин ордены (1945);
өч Кызыл Байрак ордены;
Александр Невский ордены;
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
Кызыл Йолдыз ордены;
«Сугышчан хезмәтләре өчен» медале.
Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләренең Каһарманнар аллеясында Мисбах Хәлиуллин бюсты куелган. Лениногорскта урамнарның берсе аның исемен йөртә.