Миңнулла Сөнгать улы Гыйззәтуллин 1925 елның 10 ноябрендә Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Күки авылында крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Бөек Ватан сугышына китә һәм һәлак була.
Авыл мәктәбендә алты сыйныф белем алганнан соң, колхозта эшли башлый. 1943 елның апрелендә, 18 яшь тулганчы ук, Кызыл Армия сафларына алына.
Фронтта Миңнулла башта - разведчик, соңрак автоматчы булып хезмәт итә. 1 нче Украина, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары составында ул Белоруссияне, Украинаны, Польшаны азат итүдә, шулай ук Берлин өчен барган сугышларда катнаша. Ул 1944 елның 30 июлендә Польшаның Баранув-Сандомер районында Висла елгасын кичү вакытында зур батырлык күрсәтә. Көчле ут астында, беренчеләрдән булып, елганы кичә, дошман траншеяларына граналар ыргытып, автоматтан атып, совет гаскәрләренә плацдарм яуларга ярдәм итә. Бу батырлыгы өчен аңа 1944 елның 23 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң Миңнулла Гыйззәтуллин Казанда яши, тимер-бетон эшләнмәләр заводында электр белән эретеп ябыштыручы булып эшли.
1993 елның 26 сентябрендә вафат була.
Каһарманның батырлыгы югары бәяләнә: Советлар Союзы Герое исеме белән бергә аңа Ленин ордены бирелә, ул шулай ук I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Бүген Балык Бистәсендә Советлар Союзы Геройлары аллеясендә аның бюсты (скульптор М.М. Ахунов) куелган, ә туган авылы Күкидә һәйкәле бар. Күки авылы мәктәбендә балалар оешмасы аның исемен йөртә.
Миңнулла Гыйззәтуллин — безнең горурлыгыбыз, батырлык һәм ватанпәрвәрлек символы. Аның образы киләчәк буыннарга тугрылык һәм каһарманлык үрнәге булып хезмәт итә.