Советлар Союзы Геройлары

Михаил Гарнизов

Михаил Гарнизов

Михаил Гарнизов – батыр якташыбыз

Михаил Тихонович Гарнизов 1924 елда Татарстанның Буа районы Шигали авылында крестьян гаиләсендә туа. 1930 елда аның гаиләсе Самара шәһәренә күченә. Михаил җиде сыйныфны тәмамлый, аннары 1941 елда фабрика-завод өйрәнчеклеге мәктәбендә укыйә. Шуннан соң ул Куйбышев кондитер фабрикасында эшли башлый.

1942 елда Михаилны Кызыл Армиягә алалар. 1943 елның августыннан ул Бөек Ватан сугышы фронтларында сугыша. Гвардия сержанты Михаил Гарнизов кул пулемёты наводчигы ярдәмчесе була.

1943 елның 18 августында немецлар совет гаскәрләренә каршы контрһөҗүм оештырырга омтыла. Совет гаскәрләренең оборонасы өзелә. Фашистлар алга уза. 27 август көнне, дошман атакаларын кире кайтара-кайтара, Михаил Гарнизов хезмәт иткән полк Харьков өлкәсе чигенә килеп җитә. Михаил яралана, ләкин сугыш кырыннан китми. Икенче көнне Михайловка Первая авылы янында каты бәрелеш башлана. Совет солдатлары дошманны биеклектән чыгаралар, ләкин фашистлар яңадан һөҗүм ясый. Михаил Гарнизов, яндыргыч катнашма тутырылган шешәне ыргытып, бер немец танкын яндыра. Аннары танкка граната ташлап, аны тулысынча юк итә. Әлеге каты сугышта батыр һәлак була. Аны Украинаның Харьков өлкәсе Пархомовка авылында туганнар каберлегендә җирлиләр.

1944 елның 10 гыйнварында Михаил Тихонович Гарнизовка, дошманга каршы сугышта күрсәткән батырлыгы өчен, үлеменнән соң иң югары бүләк — Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шулай ук ул “Алтын Йолдыз” медале һәм Ленин ордены белән бүләкләнә.

Ул - илебез азатлыгы өчен батырларча һәлак булган геройларның берсе. Аның исеме һичкайчан онытылмас!