Фән

МИХАИЛ ЭДУАРДОВИЧ НОИНСКИЙ

МИХАИЛ ЭДУАРДОВИЧ НОИНСКИЙ

Михаил Эдуардович Ноинский (1875–1932) – геолог, Казан университеты профессоры.

М. Э. Ноинский Түбән Новгород губернасының Сергач шәһәрендә туган, гомеренең күп өлешен Казанда үткәрә.

1900 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда эшкә кала. 1914–1932 елларда геология кабинеты мөдире, моннан тыш, 1914 елдан алып, геология кафедрасы профессоры һәм 1922 елдан физика-математика факультеты деканы була.

М. Э. Ноинский стратиграфия (утырма һәм янартау токымнары катламнарының үзара бәйләнешен һәм яшен билгеләү), гидрогеология (су асты суларын өйрәнү), палеогеография (төрле дәверләрнең ландшафтын, климатын һәм табигать шартларын өйрәнү) һәм Урта Идел, Урал буйларының файдалы казылмалары буенча хезмәтләре белән таныла. Галим утырма токым катламнарын киселештә кабатлана торган элементлары аша өйрәнүнең яңа ысулын – ритмостратиграфияне уйлап таба. Шулай ук ул Җир катламнары формалашуның географик, физик, химик һәм биологик шартларын тудырырга, ягъни фациаль анализ ясарга өйрәнә. Мондый анализ, мәсәлән, нефть-газ тармагында нефть ятмаларының урынын, аларның зурлыгын һәм формасын билгеләү өчен кулланыла. Шунысы кызыклы: М. Э. Ноинский Урал-Идел территориясендә нефть чыганаклары бар дип раслый, XX гасыр урталарында аның сүзләренең хаклыгы раслана.

М. Э. Ноинский тикшеренүләре Татарстан һәм Башкортстанның геологик карталарын төзергә ярдәм итә.

Галимнең гидрогеологик хезмәте Татарстанда күперләр, Казанны су белән тәэмин итү һәм шәһәр коммуникацияләре проектларын эшләүдән гыйбарәт була.