Бишек һәм ләхет, яшәү һәм үлем...
Шушы аралыкка сыйган хатирәләр: Ата-Ана кадере. Туган җир бөеклеге, салават күперенең җиде төсен сеңдергән Мәхәббәт газаплары мәкерле дә. ләззәтле дә гомер сукмагын биләгән галиҗәнап вакыт бизмәнендә бер мизгелгә тиң. Әмма күз ачып йомган аралыктагы бу яшәешебезнең бәрәкәте, кыйммәте нәрсәдә? Язучы Эльмира Шәрифуллинанын психологик кичерешләр белән иҗат ителгән проза әсәрләре укучыны шул хакта уйланырга чакыра.
Нәшрият: Татарстан китап нәшрияты
Шәһәр: Казан
Нәшер ителү елы: 2007
Битләр саны: 255
ББК: 84
ISBN: 978-5-298-01505-9
Чыганак: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе