Мариан Альбертович Ковальский (1821-1884) – Казан университеты профессоры, математика һәм астрономия докторы, Петербург Фәннәр академиясе әгъзасы.
М.А. Ковальский хәзерге Польша территориясендә, Добжини шәһәрендә дөньяга килә. Әүвәл белемне Плоцк гимназиясендә ала, 1841 елда Петербург университетына математика факультетына укырга керә һәм 1847 елда магистр дәрәҗәсенә ия була.
Шул ук 1847 елда М.А. Ковальский астроном сыйфатында Төньяк Уралга экспедициягә чыгып китә. Ике елга сузылган сәяхәттән кайткач, галим тикшеренү нәтиҗәләре буенча “Төньяк Урал һәм Пай-Хой яр буе сырты” хезмәтен яза (1853 елда География җәмгыяте тарафыннан бастырып чыгарыла). М.А. Ковальскийның тикшеренү эшчәнлеге сәяхәт вакытында җир магнетизмын өйрәнү белән дә бәйле була.
1850 елда М.А. Ковальский Казан университетында эшләргә чакыруны кабул итә. 1852 елда ул Нептун планетасы хәрәкәтен тикшерү эше буенча фән докторы дәрәҗәсенә лаек була.
1851 елның 16 июнендә тулы Кояш тотылу күзәтелә. Аны бар нечкәлекләре белән күзәтер өчен, М.А. Ковальский Бердянскига (Украина) китә. Нәтиҗәдә бу күренеш турында ике фәнни мәкалә дөнья күрә. Соңрак, 1856 елда, “Кояш һәм ай тотылулары турында” дигән зур хезмәте басылып чыга. Ул Кояш һәм Ай тотылулары, планеталар хәрәкәте белән бәйле исәпләүләргә багышланган була.
М.А. Ковальский күпсанлы йолдызларның торышын өйрәнә – барлыгы 4 200. Ул рефракациянең, ягъни атмосферада күк җисемнәреннән яктылык сынуының яңа теориясен тәкъдим итә. Шулай ук галим Кояш системасы пространствосында хәрәкәтне өйрәнүгә дә үзеннән саллы өлеш кертә, ул Галактиканың әйләнеше үзәген математик саннар ярдәмендә исәпли. Эшчәнлегенең аерым бер юнәлеше йолдызларның хәрәкәт итү законын тикшерүгә багышланган була.
М.А. Ковальский инициативасы буенча Казан университеты каршында Табигать фәннәре белгечлеге җәмгыятендә физика-математика фәннәре секциясе ачыла.
Профессор Рус астрономия җәмгыятенә нигез салучылардан исәпләнә, ул Россия һәм чит илләрнең фәнни җәмгыятьләре әгъзасы була.
М.А. Ковальскийны Д.И. Дубяго алыштыра.
М.А. Ковальский исемен Айдагы һәм Марстагы кратерлар йөртә.