МАНСУ`РОВ Фуат Шакир улы (10.1.1928 ел, Алма-Ата шәһәре, Казакъстан ССР – 12.6.2010 ел, Мәскәү), дирижёр, педагог, Казакъстан ССР, ТАССР, Россиянең халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор.
Фуат Мансуров 1950 елда Алма-Ата университетының физика-математика факультетын, 1951 дә виолончель классы буенча Алма-Ата консерваториясен тәмамлый. Мәскәү консерваториясе аспирантурасында дирижёрлык осталыгына өйрәнә, 1963 елда И.Маркович җитәкчелегендә югары дирижёрлык осталыгы курслары үтә. 1949–1967 елларда Фуат Мансуров Казакъ халык уен кораллары оркестры баш дирижёры, Казакъстан ССРның Дәүләт симфоник оркестрын оештыручы һәм беренче баш дирижёры, Казакъстан академия опера һәм балет театры, Казакъстан радиосы симфоник оркестры баш дирижёры. Казакъстан музыка мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертә.
1967 елдан ул Зур театрда (Мәскәү) стажёр, 1969 елдан – дирижёр, бер үк вакытта Казандагы Татар опера һәм балет театры баш дирижёры (1968–1970 еллар), 1986 елдан Татарстан Дәүләт симфоник оркестры баш дирижёры һәм сәнгать җитәкчесе. Иҗат эшчәнлеге дәверендә, башлыча, дөнья классикасын тәшкил итүче Көнбатыш Европа һәм рус опера һәм балет репертуарына караган әсәрләрнең барысын да диярлек куя; Зур театрда К.Молчановның «Макбет», В.Гаврилинның «Анюта» балетларының беренче куелышында катнаша. Симфоник дирижёр буларак, репертуарын тулаем диярлек дөнья классикасы һәм хәзерге заман репертуары: Л.Бетховен, Ф.Шуберт, С.Прокофьев, Д.Шостакович симфонияләре, К.Сен-Санс, А.Дворжак, К.Дебюсси, Р.Штраус, И.Стравинскийның симфоник әсәрләре тәшкил итә. Фуат Мансуров Татарстан Республикасының симфоник культурасы һәм театр музыкасы үсешенә аеруча зур өлеш кертә, татар симфоник музыкасын актив пропагандалый. Чит илләрдә актив иҗади эшчәнлек алып бара, атаклы симфоник оркестрларның концерт программалары белән чыгышлар ясый. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры белән Көнбатыш Европа илләрендә гастрольләрдә була. 1951 елдан укытучылык эшчәнлеге алып бара, шул исәптән Мәскәү, Казан консерваторияләрендә укыта. Дирижёрларның бөтенсоюз конкурсы (1966 ел), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1994 ел). Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.