уен коралы
МАНДОЛИ`НА, чыгышы белән Италиядән, плектор белән чиртеп уйный торган кыллы музыка уен коралы. Мандолинаның урталай киселгән груша рәвешендәге агач корпусы аерым нәзек буынтыклардан ябыштырылган. Тавыш көчәйтү хезмәтен үти торган аскы һәм өске тактасы (яссы өслеге) нараттан эшләнә. Уен коралының гомуми озынлыгы якынча 635 мм. Авазлар кылларны чирткеч ярдәмендә калтыратып чыгарыла. Соло (ялгыз) башкару, ансамбль һәм оркестр уен коралы буларак кулланыла. 19 йөздә көчле, ачык тавышлы яссы, озынча түгәрәк формадагы башка төрле мандолиналар барлыкка килә. Татарлар арасында мандолина 19 йөзнең соңгы чирегендә, башта һәвәскәрләр уен коралы буларак, соңыннан концертларда башкару өчен киң таралыш ала. 20 йөз башында беренче милли уен кораллары ансамбльләре составына керә. Хәзерге вакытта да мандолина татарларда популярлыгын югалтмый һәм гармун белән соло, шулай ук башкаручыга кушылып уйнау өчен кулланыла, төрле традицион татар музыка уен кораллары белән ансамбльдә киң файдаланыла.