КЕЧЕ ШӘҺӘРЧЕК, археологик ядкәр; Болгар шәһәренең көньяк өлешендә, XIII–XIV йөзләргә караган кечерәк саклану корылмасы. Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгы составына керә. Беренче тапкыр Кече шәһәрчек атамасы 1712 елда дьяк Михайлов тасвирламасында теркәлә.
Кече шәһәрчек планда трапеция рәвешендә, төньяктан көньякка сузылган; аның урлар һәм чокырлар эзе сакланган 2 рәт ныгытмалары булган. Комплексның төньяк өлешендәге ике манаралы монументаль капка ансамбльнең композицион үзәген хасил иткән. Манараларның эченә керү өчен тыштан аларның капкаларына кадәр тар юллар сузылган. Көнбатыш манара эчендә бормалы баскыч эшләнгән. Көнчыгыш манара гөмбәз түбәле заллы корылмадан гыйбарәт булган. Кече шәһәрчекнең икенче монументаль корылмасы да чокыр сызыгында, капкага капма-каршы – эчке мәйданчыкның көньяк чигендә урнашкан. Бина эчтән ике бүлмәгә бүленгән. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә төзелеш эшләренең төгәлләнмәве ачыклана. Өченче корылма зур түгел, аның көнчыгышка караган ягында киң керү урыны булган. Бина ике саклану рәте арасында, эчке мәйданчыкның төньяк-көнчыгыш почмагына капма-каршы урнашкан. Ян-яклардагы диварлар буенда таш эскәмияләр (суфалар) куелган, керү урынына капма-каршы диварда михраб корылган. Аның каршындагы каналлы сулык тәһарәт алу, юыну өчен файдаланылган. Табылдыкларның бик аз очравы төзелешнең кыска вакытта башкарылуын күрсәтә. Истәлек төзелеп бетмәгән тантаналар үткәрү комплексы яки кәрвансарай калдыклары дип исәпләнә.