Халыкта "Китап күңелне үстерә" дигән мәгънәле әйтем бар. Чыннан да,
китап кешенең акылын, зиһенен генә баетып калмыйча, аның күңел күзен дә
ача, дөньяның матурлыгын күрергә булыша. Гүзәллеккә соклану тойгысын без
үзара аралашканда яки табигать белән хозурланганда гына түгел, китап
укыганда да кичерәбез. Шуңа күрә китап бүләк итү - якын кешеңне
сөендерүнең бер ысулы ул.
Менә шуны истә тотып, Татарстан Мәгариф министрлыгы һәм "Мәгариф"
нәшрияты нәниләр өчен махсус китаплар сериясе әзерләп чыгарырга карар
кылды. Ул китапларның һәркайсы сабыйларны олы тормыш юлына алып чыгучы
беренче баскыч та, туган тел хәзинәләрен ача торган тылсымлы ачкыч та
булыр дип ышанабыз.
"Нәниләр китапханәсе" халкыбызның киләчәгенә хезмәт итүче матур бер фал булсын иде!
Нәшрият: «Мәгариф» нәшрияты
Шәһәр: Казан
Нәшер ителү елы: 2004
Битләр саны: 16
ББК: 84