Хәзерге вакытта «тереклек» сүзенең күп төрле билгеләмәләре бар. Мәсәлән, тереклек – күзәнәктә бара торган, һәм матдәләр алмашын һәм күзәнәкнең бүленүен гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә торган физик һәм химик процесслар җыелмасы ул. Әйләнә-тирә мохиткә җайлашып, тере күзәнәк тере организмнарның барлык күптөрлелеген формалаштыра. Тереклекнең биологик чагылышы түбәндәгеләр белән билгеләнә: оештырылыш (бердәм химик составлы төзелеш), метаболизм (организмның әйләнә-тирәдән энергия алуы һәм аны үз төзелешен саклау өчен куллануы), үсү (үсешкә сәләт), җайлашу (организмның үз тирәлегенә җайлашкан булуы), ярсыткычларга җавап бирү (әйләнә-тирә мохиткә актив җавап кайтару), үрчү (бар тереклек ияләре үрчи). Һәр тере организмга кирәкле мәгълүмат анда таркала, хромосомалар һәм геннарда була һәм һәр индивидуумнан киләчәк буыннарга тапшырыла.