Леонид Степанович Сапожников – күренекле ветеринария хирургы, Казан ветеринария хирургиясенә нигез салучы, ветеринария фәннәре докторы, профессор.
Галим 1878 елның 13 апрелендә Казан губернасының Мамадыш шәһәрендә туган. Казан ветеринария институтында белем ала, шунда ук төрле вазыйфаларда, шул исәптән хирургия (1911–1918) һәм гомуми һәм өлешчә хирургия (1922–1937) кафедралары мөдире булып эшли.
1907–1911 елларда Л. С. Сапожников Германия, Голландия, Бельгия, Швейцария, Австро-Венгриядә эшли, бер үк вакытта укуын дәвам итә. Туган иленә кайткач, хирургия кафедрасын җитәкли һәм шул ук вакытта Омск ветеринария институтының ректоры була.
Л. С. Сапожников ветеринария хирургиясе өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә:
асептика (җәрәхәткә микроблар эләгүне кисәтүгә юнәлтелгән чаралар);
антисептика (җәрәхәткә, тулаем организмга эләккән микробларны юк итүгә юнәлтелгән чаралар);
авыртуны басу (авыртуга сизгерлекне киметү һәи бетерү процессы);
абдоминаль хирургия (корсак турысындагы органнарга операция);
патогенетик терапия (авыруның көчәюен туктатуга юнәлтелгән дәвалау);
кастрация (хайваннарның җенес органнарын алу буенча операция).
Галим III дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнгән.