Тарих
Төркиләрнең ата-бабалары күршеләре тарафыннан җиңелгән. Шуннан таулар арасында калганнар. Тау үзәне алар өчен сыену урыны булып торган. Тора-бара төркиләрнең нәселе зурайган, сыену урыннары үзләренә тар булып калган. Алар дөньяга чыгар өчен тимер мәгъдәннән торган тауда учак яндырганнар. Утны зур күрек белән өрдергәннәр дә, тау эри башлаган. Шулай итеп, тау үзәненнән иркен далага сукмак ясаганнар.