Бик борынгы заманнарда Барабада урманнар да, сазлыклар да булмыйча, тоташ далалар булган һәм биредә сыбыр халкы яшәгән. Аларның кайдан килгәнлекләре дә, монда күпме яшәгәнлекләре дә мәгълүм түгел. Күпме гомер узганын беркем дә хәтерләми – бик күп.
Менә бервакыт төньяктан болытлар килә һәм яңгыр яварга тотына. Җирдән агачлар үсеп чыга башлый. Урманнар, күлләр, сазлыклар барлыкка килә, чебен-черки үрчи. Сыбырлар аларның тешләвенә ияләшмәгәнлектән, тормышлары түзә алмаслыкка әйләнә.
Шул вакытта сыбырларның бер өлеше, туган илләрен калдырып, каядыр көньякка, беркем белмәгән җирләргә китәргә карар кыла. Башкалары, китәргә теләмичә, туган җирләрендә кала. Тик тормыш торган саен авырлаша. Һәм калган сыбырлар күлгә ташлана. Себер атамасы шушы халык исеменнән килеп чыккан, ди.