Мәкальләр – халыкның зирәклеген, хикмәтлелеген үзенә туплаган бетмәс-төкәнмәс хәзинә. Аларның кайчан һәм кайда барлыкка килүе берәүгә дә мәгълүм түгел. Мәкальләрнең асыл чыганагы – киңкырлы һәм катлаулы тормыш үзе. Халыкларның еллар, гасырлар буена тупланган тәҗрибәсеннән туган мәкальләр буыннан-буынга тапшырылып килә һәм тормышыбызны һәрьяклап колачлый.
Әкияти кырмыска халкының да хикмәтләр тулы сандыгы бар. Зирәк карт кырмыска андагы мәкальләрнең асылын кырмыска балаларына аңлата.