КОРЫЛТАЙ, урта гасырлар төрки-монгол дәүләтләрендә югары феодаль катлау вәкилләре җыены. Борынгыдан килгән халык җыеннары традициясенең дәвамы. Корылтай тәхет варисын билгеләгәндә яки ханны тәхеттән төшергәндә, яу йөрү, дошман явына каршылык күрсәтү, илдә тынычлык булдыру мәсьәләләрен хәл иткәндә, чит дәүләтләр белән килешүләр төзегәндә, хан варислары өйләнгән яисә кияүгә чыккан вакытта чакырыла. Монголларның феодаль хокук кануннары мәҗмугасында (Яса) Корылтайга зур әһәмият бирелә. Ике патша идарәләре арасында Корылтай дәүләт хакимиятен тулысынча үз кулында тота. Монгол империясе таркалгач, яңа барлыкка килгән һәр биләмә Яса нигезендә үз Корылтаен җыя. Казан ханлыгында Корылтайда 3 катлау вәкилләре — руханилар, җирбиләүчеләр (бәкләр һәм морзалар), угъланнар катнаша. Татар ханлыкларында Корылтайлар әлеге дәүләтләр яшәгән дәвердә даими рәвештә җыела.