Тарих

КУРБСКИЙ Андрей Михайлович

КУРБСКИЙ Андрей Михайлович

КУРБСКИЙ Андрей Михайлович (1528–1583, Ковель шәһәре), кенәз, сәяси һәм хәрби эшлекле, язучы-публицист, Казанны яулап алу вакытында һәм Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, төбәктә җирле халык күтәрелешләрен бастырган рус гаскәрләре башлыкларының берсе. 1540–1550 елларда Иван IV нең аеруча якын кешеләре арасында була, административ һәм хәрби вазифалар башкара, Рус дәүләтенең рәсми булмаган «Избранная Рада» хөкүмәте әгъзасы. Рус дәүләтенең 1545–1552 еллардагы Казанга яуларында катнаша. Казанны камаган вакытта рус гаскәрләренең «уң кул»ы белән җитәкчелек итә, шәһәргә хәлиткеч һөҗүм вакытында, 2 октябрьдә, аның полкы мөһим урыннарның берсендә – Казансу ярыннан Кремльнең Алабуга (соңрак Воскресенские) капкасына ташлана. Казан җирләрендә 1552–1556 еллардагы азатлык сугышлары башлангач, Курбский җәза отрядлары белән җитәкчелек итә. Бу отрядлар Урта Идел буенда яшәгән төп халыкларның русларга каршы көрәшен бастыру өчен җибәрелә. Шундый яуларның берсе турында Курбский соңрак: «... алар артыннан ай буе куып йөрим, ә безнең алгы полклар алар артыннан Уржум һәм Мет елгасына хәтле, калын урманнар артына кадәр, ә аннан хәтта Кама елгасыннан югарыга – Себергә хәтле сузылган башкорт җирләренә кадәр барды... Шуннан соң басурманнарның 10 меңнән артык кешелек гаскәрен аларның башлыклары белән бергә юк иттек», — дип яза.

1556 елда Курбскийга бояр чины бирелә һәм ул Балтыйк буендагы рус гаскәрләренең башлыгы итеп билгеләнә. Ливон сугышы (1558–1583 еллар) вакытында 1562 елда Витебскига барган яу белән җитәкчелек итә. Әмма Иван IV нең җәза һәм үч алу белән янаулары көчәю сәбәпле, Курбский 1564 елда Польша короле һәм Литваның бөек кенәзе Сигизмунд II Август янына качарга мәҗбүр була. Сигизмунд, үз чиратында, аңа Литва һәм Волыньдагы берничә утарны, шул исәптән Ковель шәһәрен бүләк итә. 1564 елның сентябрендә Курбский Россиягә каршы сугышта катнаша. Соңрак сәяси эшчәнлектән читләшә.

Иван IV кә юллама (1564 ел) һәм дүрт хат авторы. Аларда ул патшаны аклап булмаслык явызлыкта гаепли.

1573 елда «Мәскәүнең бөек кенәзе турында тарих» («История о великом князе Московском») китабын яза. Анда ул Казанга каршы яулар, шәһәрне дошманнардан саклауны оештыру эшләре, шәһәр сакчыларының батырлыклары һәм дәүләтнең байлыгы турында тәэсирләнеп яза: «... Ул җирләрдә кырлар киң һәм иркен, бакчалар мул һәм җиләк-җимешкә бай, – ди ул. – Кенәз кызлары һәм зур түрәләрнең сарайлары искиткеч матур һәм, чыннан да, соклануга лаек, авыллар да бихисап; ашлыкның нинди генә төре юк, әйтеп бетергесез...; мал-туар һәм байлыкның иге-чиге юк...».

Курбскийның 1833, 1842, 1868 елларда тарихчы Н.Г.Устрялов редакциясендә басылып чыккан «Кенәз Курбский риваятьләре» («Сказания князя Курбского») дип исемләнгән хезмәте Казан шәһәре, чуаш, мари халыклары һәм Урта Идел буе татарлары турында язылган әһәмиятле чыганак булып тора.

Мәкаләдәге сылтамалар