КУРА`Й, озынча флейта тибындагы традицион татар милли тынлы музыка уен коралы. Исеме чатыр чәчәкле үсемлекләрнең куыш сабагы «кура көпшә»дән барлыкка килгән. Курайлар бик күп төрле була. Алар төрле материаллардан (чатыр чәчәкле үсемлекләр сабагыннан, сөяктән, мөгездән, металлдан) эшләнә һәм конструктив үзенчәлекләре белән аерыла.
Көпшә курай (куыш сабактан ясалган ачык флейта) элек киң кулланылышта булган, хәзер Татарстан территориясендә сирәк очрый. Ике очыннан перпендикуляр рәвештә кисеп алынган куыш сабактан гыйбарәт. Сабакның аскы өлешендә ике бармак өчен тишек ясала. Уен коралының диаметры сайлап алынган сабакның калынлыгыннан гыйбарәт. Көпшә курайда уйнау өчен музыканттан махсус осталык таләп ителә.
Нугай курае – сызгыра торган тәрәзәчеге һәм аваз чыгара торган ике тишеге булган озынча флейта. Хатын-кызларның музыка уен коралы. Курайны ясау процессына берничә операция керә, аларны башкару өчен белем, тәҗрибә, эстетик зәвык таләп ителә. Материалны сайлап алуга аеруча әһәмият бирелә. Далалы районнарның калкулыклы, таулы урыннарында үскән куыш сабак сыйфатлы санала.
Агач курай – чикләвек куагы, өрәңге, балан агачы ботакларыннан эшләнгән агач көпшә. Аның югары өлешендә сызгыра торган җайланмасы бар, икенче ягында дүрттән алып алтыга кадәр тавыш чыгара торган тишекләр бораулап тишелә. Хәзер бу төр курайлар сирәк кулланыла.
Җиз курай (сызгыра торган ярыклы флейта) – цилиндрсыман җиз көпшәдән эшләнә. 260–265 мм озынлыкта, диаметры 20–23 мм. Сызгыру җайланмасы бар. Гадәттә, бу уен коралы җиде тавыш чыгара торган тишекләрдән тора: алтысы — уң ягында, берсе — аста урнашкан. Һаваны аз гына өрү дә чиста һәм тотрыклы тавыш чыгара.
Казан курае – сызгыра торган озынча флейта. Конуссыман металл көпшәдән ясалган, биш, алты һәм җиде тавыш чыгара торган тишекләре булган уен коралы. Аның акустик тавышы көпшәнең озынлыгына, формасы һәм калынлыгына бәйле. Казан кураеның якынча озынлыгы – 580–800 мм, көпшә очының диаметры — 20–30 мм, аскы өлеше — 10–15 мм. Казан курае югары акустик сыйфатлы заманча материаллардан ясала һәм осталарга яхшы сыйфатлы музыка уен коралларын эшләргә мөмкинлек бирә. Дюралюминий, текстолит, карболиттан цилиндр формасында эшләнгән, 7 тишеге һәм диатоник тавыш рәте булган уен кораллары бигрәк тә киң кулланыла.
Камыл курай – саламнан ясалган бер телле аэрофон. Бер башы табигый буынтык белән ябылган 120–180 мм озынлыктагы, диаметры 3–3,5 мм булган арыш, бодай яисә арпа сабакларыннан эшләнә. Мондый курайда башкарыла торган көйләрдә сикерешле алымнар юк диярлек. Уен коралы кыр эшләре вакытында яшьләр, көтүчеләр арасында популяр булган.