КОЛШӘРИФ (Шәриф Хаҗитархани, Мөхәммәд-Шәриф) (? — 1552 елның октябре, Казан), дәүләт һәм дин эшлеклесе, шагыйрь. 1546 елдан (бүтән мәгълүматларга караганда, 1551 елдан) Казан ханлыгының дин башлыгы (сәет). Чыгышы белән Әстерханнан булган сәет Мансур улы. 1551 елда Мәскәүнең Казанга каршы яңа хәрби һөҗүмнәрен булдырмый калу максатын күздә тотып, Шаһгали хан белән җитди сөйләшүләр алып бара. Ядегәр Мөхәммәд хан идарә иткәндә хөкүмәт әгъзасы була. 1552 елда Казанны саклап калырга тырышучыларның берсе. Шәкертләрдән төркем төзи, хан ныгытмасы өчен барган сугышта һәлак була.
Колшәрифнең соңрак «Бакыргани китабы»на кергән 5 газәле мәгълүм. «Кыйссаи Хөбби хуҗа» дастанын да аңа нисбәтлиләр (1889 елда нәшер ителә). Әсәр урта гасырлар төрки-татар әдәбиятында киң таралган сюжетка нигезләнә. Тасвирланган вакыйгалар 12 йөздә Урта Азиядә бара. Әсәрнең төп геройлары — Бакыргани һәм аның кече улы Хөбби. Төрле могҗизалар (суелган сыерларны терелтү, диңгездә суга баткан кешеләрне коткару) башкара торган Хөббинең изгелегенә Бакыргани ышанмый. Бөтен игътибарын ул олы уллары Әзһәр һәм Мәхмүдкә бирә. Атасының «Икебез дә акыл иясе булып, бер илгә сыймабыз без» дигән сүзләреннән соң Хөбби, аккошка әйләнеп, читкә очып китә. Атасының улына карата миһербансызлыгы Бакырганинең рухи остазы Ә.Ясәвигә мәгълүм була. Ул үзенең мөриденә бер ел буе авыр физик эш белән шөгыльләнү җәзасын бирә һәм аңа Аллаһның әмерен җиткерә. Шушы әмер аркасында Бакыргани улы белән фәкать үлгәннән соң гына очраша ала.
«Зафәрнамәи вилаяте Казан» (1550 ел) исемле тарихи әсәрнең авторы да Колшәриф. Бу чәчмә әсәр текстына 8 шигырь кергән. Аларда Иван IV нең Казанга 1549–1550 еллардагы һөҗүмнәре тасвирлана, Казан ханлыгы чоры дәүләт эшлеклеләренең исемнәре аталып үтелә, камалыштагы Казанны дошманнан коткарып калган сакчыларның батырлыгы турында бәян ителә. Тюрколог Ә.Вәлиди, әсәрнең кулъязмасын Төркиянең Көтәһия шәһәрендәге китапханәдән табып, 1963 елда беренче тапкыр бастырып чыгара. 1995 елда әсәр Казанда беренче тапкыр татар һәм рус телләрендә басыла.