Тарих

КҮЧҮМ ХАН

КҮЧҮМ ХАН (1520 ел–1598 еллар тирәсе), 1563 елдан Себер ханы. Чыңгыз нәселеннән, Бохара хакиме Мортаза хан улы. Буйсынырга теләмәгән бәкләр һәм кабилә башлыклары белән көрәш алып бара, ислам динен таратуны яклап чыга. Ханлыкны ныгытып, Нугай Урдасы морзалары белән дустанә мөнәсәбәтләрне торгыза. 1582–1585 елларда атаман Ермак баскыннарына каршы көрәшә; 1582 елда җиңелә һәм көньяк Урал далаларына кача. 1585 елның язында, гаскәр туплап, Кашлыкны камый, Бетишев шәһәрчеге янында җиңелә. Ермак һәлак булгач, Кашлык шәһәрен кайтарып ала. Әмма ханлыкны ныгыту һәм берләштерү юлында җирле аксөякләр каршылыгына очрый. Күчүм хан үз урдасын Иртеш буе даласына күчерергә мәҗбүр була. Анда ул яңа ханлык нигезләргә омтыла. Моңа җавап итеп, рус воеводалары Иртеш буен актив рәвештә үзләштерә башлыйлар. Ул руслар тарафыннанҗиңелүгә дучар була һәм далага китә. Нугайлар белән бәрелешләрнең берсендә һәлак булган дип фаразлана. Ермакка каршы алып барган сугыш-бәрелешләре хакында халык телендә күп риваять-хикәятләр сакланып калган.

Мәкаләдәге сылтамалар