Музыка

КУБЫЗ

КУБЫЗ

КУБЫ`З (варган), телле-чиртеп уйный торган традицион татар музыка уен коралы. 8 см га якын озынлыкта, тараеп килгән очлы, уртасында башы ыргаксыман бөгелгән 7–10 см озынлыктагы нәзек корыч тел беркетелгән металл дагасы бар. Музыкант кубызны, иреннәре белән кысып, авызында сул кулы белән тота, уң кулының бармаклары белән корыч тел очын чеметкәләп ала. Кубыз тавышы безелдәвекле, бу корыч телнең зурлыгына бәйле. Татар көнкүреш музыкасында агач һәм сөяк кубызлар кулланылган. Агач кубыз 150–170 мм озынлыктагы турыпочмаклы өрәңге яки чыршы тактадан эшләнә, 30–35 мм киңлектә, 3 мм калынлыкта, урта өлешеннән тел кисеп ясала. Уйнаган вакытта кубызны шушы тел очыннан иреннәр арасында тоталар. Башкарыла торган көй бу телгә кидерелгән җепне тарткач чыга. Сөяк кубызны ясау өчен мөгезле эре терлекнең кабырга сөякләре кулланыла. Аның озынлыгы 18–20 см, шулай ук уртасында тел кисеп ясала. Сөяк кубызда көй башкару алымнары агач кубызда уйнау алымнарына охшаш. Татар халкының көнкүрешендә кубызның элек һәм хәзерге вакыттагы популярлыгы аның кечкенә һәм уйнау алымы гади булуы белән аңлатыла.