Советлар Союзы Геройлары

Климент Русаков

Климент Русаков

Климент Русаков – зирәк хәрби җитәкче

Климент Сергеевич Русаков 1904 елның 4 февралендә бүген Татарстанның Балык Бистәсе районына кергән Уракчы авылында туа.

Тулы булмаган урта белем алганнан соң, 1921 елда ул Кызыл Армиягә китә. Мәскәүдә хәрби мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ярославльда 18 нче укчы дивизиядә взвод, рота һәм батальон белән җитәкчелек итә.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Русаков яңадан фронтка китә. 1944 елның 31 июлендә ул җитәкләгән 240 нчы укчылар полкы Польшадагы Висла елгасын кичә һәм Пулавы шәһәре янындагы плацдармны яулый. Фашистларның көчле контрһөҗүмнәрен кире кайтаралар. Русаковның оста җитәкчелеге нәтиҗәсендә дошманның күпсанлы техникасы һәм солдаты юк ителә. Әлеге батырлыгы өчен 1945 елның 24 мартында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Сугыштан соң Русаков хәрби хезмәтен дәвам итә. 1957 елда отставкага чыккач, Украинаның Винница шәһәрендә яши. 1996 елның 27 маенда вафат була.

Бүләкләре:

  • Советлар Союзы Герое исеме белән бергә, “Алтын йолдыз” медале һәм Ленин ордены (1945)
  • Ленин ордены (1950)
  • Дүрт Кызыл Байрак ордены(1943;1945;1946;1956)
  • III дәрәҗә Суворов ордены (1944)
  • Александр Невский ордены (1944)
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
  • Кызыл Йолдыз ордены (1945)

Хәтер:

  • Туган авылы Уракчыда һәйкәл куелган
  • Лениногорскида урам аның исемен йөртә
  • Лениногорск Геройлар аллеясендә бюсты урнаштырылган

Климент Русаков – безнең өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәге!