«Кәлилә вә Димнә» Көнчыгыш әдәбиятының, иң күркәм үрнәкләреннән санала.
Гарәпләр аша бөтен дөньяга таралган бу китап татар халкы тарафыннан да
борынгы заманнардан ук яратып укылган. XIX гасыр ахырында мәгърифәтче
галим Г. Фәезханов югары әхлак тәрбияләүгә ярдәм итә торган әлеге әсәргә
мөрәҗәгать итеп, аның тәрҗемәсен эшли. һәм, әйтергә кирәк, «Кәлилә вә
Димнә» күтәргән мәсьәләләре белән бүгенге көндә дә актуаль булып кала.
Борынгы миниатюралар стилендә эшләнгән иллюстрацияләр китап эчтәлеген сәнгати яктан тагын да баета.
Нәшрият: Татарстан китап нәшрияты
Шәһәр: Казан
Нәшер ителү елы: 2008
Битләр саны: 255
ББК: 83.3
ISBN: 978-5-298-01648-3
Чыганак:Татарстан Республикасы Милли китапханәсе