Бәрәнгә атланып йөри алган малай ук белән кечкенә кош һәм җәнлек аулый; күпмедер үскәч, төлке һәм куян ата, шулар белән туклана. Уктан ата белгәннәре барысы да көбәле атлы гаскәргә алыналар. Буш вакытларында көтү көтәләр һәм, гадәттә, кыр аучылыгы белән шөгыльләнәләр, шуның белән тукланалар. Сугышка йөрү өчен, һәр сугышчы төрле күнегүләр ясый. Аларның тумыштан килгән сыйфатлары шундый. Еракка ата торган кораллары – җәя белән ук, тагын кылыч һәм сөңгеләре бар. Хакимнәреннән башлап һәммәсе, йорт хайваннары ите белән тукланалар, йон һәм мех кием кияләр.