Бу китапта балалар бакчаларында үткәрелә торган Белем көне, Уңыш
бәйрәме, Яңа ел, 8 нче Март, Нәүрүз, Республика көнен билгеләп үтү һәм
башка бик күп бәйрәмнәрнең сценарийлары бирелә. Алар, нәниләрнең яшь
үзенчәлекләрен исәпкә алып, һәр төркем өчен төзелгән. Китапта балаларның
күңел ачу кичәләре өчен дә бай материал тупланган.
Җыентык балалар бакчасында эшләүче музыка җитәкчеләренә, тәрбиячеләргә һәм башлангыч сыйныф укытучыларына атап чыгарыла.
Нәшрият: «Мәгариф» нәшрияты
Шәһәр: Казан
Нәшер ителү елы: 2003
Битләр саны: 303
ББК: 74.1
ISBN: 5-7761-0724-5
Чыганак: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе