КАЗАНЫҢА НИ САЛСАҢ

Китапка язучы, педагог Эльмира Шәрифуллинаның тәрбия мәсьәләләренә

кагылышлы, төрле елларда иҗат ителгән язмалары урнаштырылды. Аларның

кайберләре, безнең үткән тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп,

фәлсәфи уйланулар тәртибендә; кайберләре гомерен мәгърифәт нуры өләшүгә

багышлаган коллегаларыбызның катлаулы тормыш һәм хезмәт юлын чагылдыру

үрнәгендә иҗат ителгән. Әмма һәр очракта балага әдәп-әхлак тәрбиясе

бирү, киләчәк буыныбызны чын, намуслы кешеләр итеп үстерү максаты

куелган.

Казаныңа ни салсаң, чүмечеңә шул эләгер, ди халык. Тагын ун, егерме

елдан нәрсә алырбыз бүген салып «кайнаткан» казаннарыбыздан? Шагыйрь

каләме белән бәян ителгән әлеге китап — шушы хакыйкатьне искәртеп тору,

балаларыбызга югары әхлак тәрбиясе бирү юлында тирән уйланулар чагылышы.

Нәшрият: «Мәгариф» нәшрияты
Шәһәр: Казан
Нәшер ителү елы: 2005
Битләр саны: 255
ББК: 74
ISBN: 5-7766-1528-0
Чыганак: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе