Фән

КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫ

КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫ

Казан федераль университеты (КФУ) — илебезнең иң өлкән югары уку йортларының берсе. Ул 1804 елда император Александр I боерыгы буенча ачыла. Башта уку йорты дүрт бүлектән тора: әхлак һәм сәяси фәннәр, физика һәм математика фәннәре, медицина һәм гуманитар фәннәр. 1835 елда өч факультет: фәлсәфә (сүз һәм табигый бүлекләр), юридик һәм медицина факультетлары оештырыла. 1863 һәм 1884 елларда тагын ике факультет өстәлә: тарих-филология, физика-математика факультетлары.

Казан университетында дистәләгән талантлы һәм күренекле галимнәр укыган һәм укыткан. Алар арасында - математик Н. И. Лобачевский (1827–1846 елларда ректор), астрономнар И. М. Симонов, И. А. Литтров, химиклар А. М. Бутлеров, Н. Н. Зинин, К. К. Клаус, В. В. Марковников, А. М. Зайцев, Ф. М. Флавицкий, геолог Н. А. Головкинский, ботаник С. И. Коржинский, физиологлар һәм медиклар Э. В. Адамюк, В. М. Бехтерев, П. Ф. Лесгафт, Н. О. Ковалевский, көнчыгыш белгечләре Х. Д. Френ, О. М. Ковалевский, М. Казем-Бек, И. Н. Березин, Ф. И. Эрдман, филолог И. А. Бодуэн де Куртенэ, тарихчы А. П. Щапов һ.б. Университетта язучылардан Л. Н. Толстой, С. Т. Аксаков, В. В. Хлебников, композитор М. А. Балакирев, мәгариф эшлеклеләре И. Н. Ульянов, Д. Банзаров, И. Я. Яковлев һ.б..; 1887 елда В. И. Ульянов-Ленин белем ала.

Казан университетында Идел буе, Урал һәм Себер халыклары мәгарифе өчен күп нәрсә эшләнә. Шунысы кызык: 1833 елда - Европадагы беренче монгол теле кафедрасы, 1837 елда Россиядәге беренче кытай теле кафедрасы Казан университетында ачыла.

1810 елдан 1858 елга кадәр университет каршында педагогика институты оештырыла.

1919 елда юридик факультет иҗтимагый фәннәр факультеты итеп үзгәртелә. Шул ук елда эшче һәм крестьяннарны вузга әзерләү максатында эшчеләр факультеты (рабфак) ачыла.

1921 елда тарих-филология факультеты эшләүдән туктый.

1922 елда иҗтимагый фәннәр факультеты Көнчыгыш педагогика институты составына керә.

1925 елда университетка В. И. Ленин исеме бирелә.

1930-1931 елларда факультетлар һәм бүлекләр нигезендә түбәндәге институтлар оештырыла:

химия-технология (хәзер - Казан илкүләм тикшеренү технология университеты),

медицина (хәзер - Казан дәүләт медицина университеты),

финанс-икътисад,

авиация (хәзер - А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты),

совет төзелеше (1931–1936 еллар),

совет хокукы (1931–1934 еллар).

1933 елда - биология, геология-туфрак-география, физика-математика һәм химия факультетлары, 1939 елда тарих-филология факультеты яңадан торгызыла.

2009 елда Россия Президенты Указы нигезендә Казан университеты базасында Идел буе федераль округы университеты ачыла. Шулай итеп, 2010 елда учреждение үзенең хәзерге атамасына ия була: Казан (Идел буе) федераль университеты. 2011 елда факультетларның күпчелеге институтка әйләнә.

Университетның 2 подразделениесе (Яр Чаллыда һәм Алабугада), 2 факультеты, 15 институты, 18 фәнни белем бирү үзәге, Югары бизнес мәктәбе, Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе, физик тәрбия һәм спорт буенча гомумуниверситет кафедрасы, ботаника бакчасы, В. П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе, Н. И. Лобачевский исем. Фәнни китапханәсе (анда 5 млн нан артык саклау берәмлеге исәпләнә) бар. Моннан тыш, университет составына университет тарихы, зоология, геология, этнография, археология, Н. И. Лобачевский музейлары, Казан химия мәктәбе музее, Е. К. Завойский музей-лабораториясе керә.

1834 елдан - «Учёные записки Казанского государственного университета» басмасы, 1995 елдан - «Радиоэкология окружающей среды и прикладная экология» халыкара фәнни журналлары басыла, 1999 елдан «Георесурсы» фәнни-техник журналы даими чыгып тора.

Биредә 40 меңгә якын студент һәм аспирант белем ала.

Университетның бүгенге бинасы 1825 елда төзелә. 1830 нчы елларда университет ишегалды һәм башка корылмалар пәйда була – бу ул заман өчен Россиядә иң яхшы комплекс санала. 1996 елдан университет Россия халыкларының мәдәни мирасының бер өлешенә әйләнә.

Источник материала https://old.bigenc.ru/education/text/5871726