Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге ТР башкаласында урнашкан. Ул 1945 елда СССР Фәннәр академиясенең 5 институттан торган бүлеге буларак эшләп китә. Моңа кадәр Бөек Ватан сугышы елларында СССР Фәннәр академиясе институтлары Казанга эвакуацияләнә. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Президиумын академик А. Е. Арбузов оештыра һәм 1945 елдан 1963 елга кадәр аның рәисе була.
Хәзер үзәктә 1000 нән артык хезмәткәр исәпләнә, шул исәптән 4 академик, 5 мөхбир әгъза һәм 100 дән артык фән докторы. Үзәк химия, физика, механика, материаллар белеме, энергетика, биология, авыл хуҗалыгы һәм медицина өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә.
Үзәк составындагы институтлар:
- А. Е. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты (Идел буенда фосфорорганик һәм башка кушылмалар химиясе белән шөгыльләнә торган иң зур тикшеренү үзәге);
- Е. К. Завойский исемендәге Казан физика-техника институты (магнит резонансы ысулларын эшләү һәм куллану буенча махсуслаша);
- Казан биохимия һәм биофизика институты (үсемлек күзәнәкләренең сигнал системаларын, үсемлек күзәнәкләренең үсеш механизмнарын өйрәнә);
- Механика һәм машина төзелеше институты;
- Энергетика проблемаларын тикшерү үзәге (энергетиканы өйрәнү, ресурсларны һәм энергияне сак тоту технологияләрен эшләү белән шөгыльләнә).
Үзәкнең якындагы елларга төп бурычлары:
җитди авыруларга каршы көрәшү өчен яңа дарулар ясау һәм бу препаратларны организмның зыян күргән урыннарына җиткерү ысулларын эшләү;
тере организмнарның үзлекләрен һәм аларның тереклек эшчәнлеге продуктларын авыруларны ачыклау һәм дәвалау, шулай ук авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен өйрәнү һәм алардан файдалану;
квант күренешләренә бәйле атомнарның, молекулаларның һәм каты җисемнәрнең үзлекләрен өйрәнү;
сәнәгать шәһәрләренең экология һәм климат проблемаларын хәл итү максатында яңа технологияләр эшләү.