Институт тарихы 1971 елдан башлана: ул вакытта Үзәк фәнни тикшеренү технология институтының Казан филиалы (бүлекчәсе) ачыла. 1974 елда оешма бүгенге атамасын ала. 2011 елдан институт акционерлык җәмгыятенә, ягъни күп хуҗалы (акционерлы) компаниягә әйләнә.
Институтның төп бурычы – мәгълүматны тиз саный һәм эшкәртә алырга сәләтле машина (һәм аның өлешләре) технологияләрен эшләү.
Институт түбәндәге юнәлешләр буенча эшли:
− электрон детальләр өчен электр тоташтыргычлары булган пластиналар – басма платалар әзерләү технологиясен булдыру;
− чыбыкларны компьютер панельләренә автомат рәвештә тоташтыру;
− радиоэлектрон төен детальләре - радиодулкыннарны кабул итү һәм тапшыру приборларын тикшерү һәм урнаштыру өчен, техника һәм махсус программалар куллану;
− магнит дискларны (магнит язма ярдәмендә мәгълүматны саклау җайланмалары) ясаганда, аларны күзәтеп тору һәм сыйфатларын тикшерү өчен приборлар булдыру;
− компьютерлар өчен магнитлы туплагычларны җыю, көйләү һәм тикшерү ысулларын булдыру;
− порошок металлургиясе (металл порошоклар һәм алардан детальләр җитештерү) ярдәмендә катлаулы детальләр җитештерү технологияләрен булдыру;
- гаять зур күләмдәге мәгълүматны саклау өчен оптик туплагычлар (лазер ярдәмендә мәгълүматны саклау җайланмалары) җитештерү;
− химикатлар һәм медицина приборлары җитештерүне автоматлаштыру, ягъни кеше катнашыннан башка эшли торган машиналар һәм технологияләр системасын уйлап табу.
Әлеге эшчәнлек юнәлешләренә ярашлы рәвештә институтта 8 бүлек оештырылган.
Институтта 200дән артык хезмәткәр эшли. Ачылу вакытыннан бирле уйлап табуларга 214 авторлык шаһәдәтнамәсе һәм патент (авторлык таныклыгы) алынган.