Эпидемиология - кешеләр арасында авыруларның таралуы һәм аларны булдырмау ысуллары турындагы фән. Ул авыруларның килеп чыгу сәбәпләрен, аларның ничек дәвам итүен, таралуын өйрәнә, шулай ук профилактика һәм аларга каршы көрәш чараларын эшли.
Микробиология - бактерияләр, вируслар, гөмбәләр һәм иң түбән төзелешле микроорганизмнарны өйрәнә торган фән. Ул аларның төзелешен, функцияләрен, әйләнә-тирә мохит белән үзара тәэсирен һәм тере организмнарга йогынтысын өйрәнә.
***
Институт - илебездә йогышлы авырулар белән көрәшү максатында оештырылган тәүге махсус учреждениеләрнең берсе.
1900 елда Казан университеты каршында Париждагы дөньякүләм танылган Луи Пастер институты үрнәгендә Бактериология институтына нигез салына.
1925 елда институт Төбәк (Край) микробиология институтына әйләнә. Алга таба институтның исеме һәм кайсы тармакка каравы берничә тапкыр үзгәрә: 1935 елда ул - Казан эпидемиология һәм микробиология институты, 1942 елда - Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни тикшеренү институты, 1952 елда - Казан вакцина һәм сывороткалар фәнни тикшеренү институты, 1956 елда Казан эпидемиология һәм гигиена фәнни тикшеренү институты була, ә 1966 елдан хәзерге атамасын йөртә.
1965 елда институт каршында махсус дарулар: иммуноглобулиннар, кан препаратлары һәм бактериаль аллергеннар җитештерә торган предприятие төзелә. 1975 елда Татарстанда һәм Идел буенда йогышлы-аллергик авыруларны диагностикалау һәм дәвалау өчен поликлиника ачыла.
Институтта лабораторияләр, консультацияләр алу һәм диагностика узу мөмкинлеге булган поликлиника һәм фәнни китапханә эшли.
Институтның беренче буын галимнәре арасында бактериолог-иммунолог В.А. Барыкин, иммунолог П.Ф. Здродовский, офтальмолог В. В. Чирковский, шулай ук 1922 елда бөерләрнең функциясен тикшерү методын эшләгән С. С. Зимницкий бар. Тагын бер галим, В.М. Аристовский, тиф, сифилис, туберкулез һәм йогышлы аллергия проблемалары, шулай ук бактерия препаратларын яхшырту белән шөгыльләнә.
Институт хәтта революция, Гражданнар сугышы һәм сугыштан соңгы чорларда да эшен дәвам итә. Институт хезмәткәрләре Идел буенда таралган йогышлы авыруларга каршы көрәш белән мәшгуль була. Алар холера һәм күсе тифы, скарлатина һ.б. куркыныч авыруларга каршы вакциналар һәм сывороткалар уйлап таба һәм җитештерә. Галимнәр шулай ук чәчәк авыруы, дифтерия, бактериаль дизентерия һәм корсак тифына каршы көрәшә. 1930 нчы елларда Татарстанда чәчәк авыруы тулысынча бетерелә.
Бөек Ватан сугышы вакытында институт эпидемияләрне профилактикалау белән шөгыльләнә. Казанга эвакуацияләнгән Мәскәү һәм Ленинград галимнәре белән бергә яңа вакциналар һәм сывороткалар ясыйлар.
1943 елда институт 17 авыруны профилактикалау һәм дәвалау өчен 6,5 миллион доза препарат чыгара.
1950-1980 нчы елларда галимнәр дизентерияне профилактикалау һәм дәвалауның яңа ысулларын эшлиләр. Шулай ук дифтерия, тартышу авыруы (столбняк) һәм бума ютәлгә борын аша тәэсир итү ысулы уйлап табыла.
1960 нчы еллар башында А.Д. Адо һәм И. Е. Алатырцева яңа фәнни юнәлешкә — йогышлы аллергияне өйрәнүгә нигез салалар. 1964 елда СССРда үзебезнең диагностик аллергеннар булдыру буенча беренче фәнни лаборатория оештырыла, ә 1975 елда махсуслаштырылган поликлиника ачыла.
1977 елда институтта аллергияне өйрәнү лабораториясе пәйда була. Анда талпан энцефалиты һәм бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең табигый учакларын табалар һәм өйрәнәләр.
Шулай ук иммуноглобулин да уйлап табыла һәм җитештерелә. Бу - организмны инфекция һәм авырулардан саклый торган матдә. Аны махсус күзәнәкләр эшләп чыгара, ул канда һәм организмның башка сыекчаларында була.
В.М. Лукошков җитәкчелегендә 20 аллерген буенча документ төзелә. О.Д. Зинкевич каннан дару чарасы — фибронектин ала, аның нигезендә күзгә сала торган сыек дару ясала. Шартлы патоген микроорганизмнарга карата антитәнчекләр дәрәҗәсен билгеләү өчен яңа тест-система эшләнә. Ул инфекциянең барлыгын тиз һәм төгәл ачыкларга, дөрес дәвалау билгеләргә мөмкинлек бирә.
Институт яңа дарулар һәм авыруларны ачыклау ысулларын эшләү белән шөгыльләнә. Институт галимнәре шулай ук йогышлы авыруларны ачыклау методларын камилләштерәләр, эчәк һәм табигый инфекцияләрне өйрәнәләр. Биредә Н. М. Любимов, М. Я. Капустин, Ф. Я. Чистович, Б. А. Барыкин, П. Ф. Здродовский, Н. П. Кашкин һәм А. Д. Адо кебек күренекле галимнәр эшләгән.