Фән

КАЗАН МУЗЫКАЛЬ ФОЛЬКЛОР КАБИНЕТЫ

КАЗАН МУЗЫКАЛЬ ФОЛЬКЛОР КАБИНЕТЫ

Музыкаль фольклор - башкару традицияләре аша буыннан-буынга тапшырыла торган халык музыкасы ул.

1937-1951 елларда татар музыкаль фольклорын җыю, яздыру һәм классификацияләү белән шөгыльләнә торган кабинет эшли. Кабинетны төрле елларда А.А. Эйхенвальд, А. С. Ключарев һәм Җ. Фәйзи җитәкли, хезмәткәрләр арасында В.И. Виноградов, М. Мозаффаров һәм М. Садри була.

Кабинет ел саен РСФСРның татарлар яшәгән төрле төбәкләренә экспедицияләр оештыра. Башкортстанда, Түбән Новгород, Әстерхан, Оренбург һәм Куйбышев өлкәләрендә күп фольклор әсәрләре туплана. Касыйм һәм Себер татарларының фольклорын җыя башлыйлар.

Кабинетның фольклор язмалары җыентыгы шулай ук И.А. Козлов, Г. Сәйфуллин, Г. Ениикеев һәм И. Мусин кебек композиторларның, музыкантларның һәм фольклорчыларның шәхси коллекцияләреннән материаллар сатып алу аша да тулылана.

Кабинет хезмәткәрләре татар музыкаль фольклорына кагылышлы бик күп материаллар туплыйлар. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә «Татар халык җырлары» җыентыгы эшләнә. Аны В.И. Виноградов, А. С. Ключарев һәм М. Садри туплый. Бу җыентык бер томнан тора һәм 1941 елда басылып чыга.