Фән

 К. ЗАВОЙСКИЙ ИСЕМЕНДӘГЕ КАЗАН ФИЗИКА-ТЕХНИКА ИНСТИТУТЫ (КФТИ)

 К. ЗАВОЙСКИЙ ИСЕМЕНДӘГЕ КАЗАН ФИЗИКА-ТЕХНИКА ИНСТИТУТЫ (КФТИ)

1945 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан бүлеге составында ачыла. 1984 елдан Е.К. Завойский исемен йөртә.

Евгений Константинович Завойский - Татарстан физик-экспериментаторы, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты. Ул электрон парамагнит резонансы күренешен ачуы белән дөньякүләм дан казана.

Институтның беренче директоры математик, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Н. Г. Чеботарёв була.

Институт составына 4 бүлек һәм 17 лаборатория керә.

Институт эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

югары үткәргечләрне һәм сыек кристалларны да кертеп, төрле тирәлекләрне тикшерү өчен магнит резонансы методларын өйрәнү;

тиз бара торган процессларны өйрәнү өчен яңа магнит, оптик һәм акустик методлар эшләү;

наноэлектрониканың һәм спинтрониканың (мәгълүматны саклау һәм эшкәртү өчен электрон спинын (аның әйләнүен) куллана торган технология) физик һәм химик нигезләрен тикшерү, шулай ук каты җисемнәр өслеген диагностикалау;

яңа физик принциплар нигезендә соңгы буын медицина приборлары ясау.

1992 елда институтта магнит резонансы буенча белгечләрне укыту өчен Радиоспектроскопия үзәге оештырыла.

Теоретик тикшеренүләрдән тыш, институт тормышта кулланыла торган эшләнмәләр дә ясый. Мәсәлән, медицина магнит-резонанс томографлары (ТМР-0.02-КФТИ һәм ТМР-0.06-КФТИ) уйлап табыла. Бу - магнит кырын һәм радиодулкыннарны кешенең эчке органнарын һәм тукымаларын җентекләп сурәтләү өчен файдалана торган аппаратлар. Алар табибларга авыру урыннарны ачыкларга һәм пациентның хәлен контрольдә тотарга ярдәм итә.

2001 елдан башлап, Е.К. Завойский исемендәге Казан физика-техника институты еллык басма чыгара.

КФТИ - Е.К. Завойский исемендәге халыкара премияне гамәлгә куючы. Аны ел саен Казанда Россиянең һәм чит илләрнең күренекле галимнәренә магнит резонансы өлкәсендәге тикшеренүләре өчен тапшыралар.

Биредә төрле елларда атаклы галимнәр хезмәт куя. Алар арасында С. А. Альтшулер, Р. З. Бариев, Н. С. Гарифҗанов, Б. М. Козырев, У. Х. Копвиллем, В. Р. Нагибаров, А. И. Ривкинд, К. М. Салихов, И. А. Сафин, Э. Г. Харахашьян бар.