Фән

КАЗАН ВЕТЕРИНАРИЯ ФӘННИ МӘКТӘБЕ

КАЗАН ВЕТЕРИНАРИЯ ФӘННИ МӘКТӘБЕ

Казан ветеринария фәнни мәктәбе тарихы – ул, беренче чиратта, Казан ветеринария институтының үткәне. Ул илебездә мондый төрдәге тәүге уку йортларының берсе була, ә дөнья күләмендә утыз алтынчы ветеринария вузы санала. Институт Казан университетын актив үстерү нәтиҗәсендә 1874 елда ачыла.

Фәнни эшчәнлектән тыш, Казан ветеринария институтында хайваннарны дәвалау белән дә шөгыльләнәләр. Әлеге максатка сәүдәгәр Щербаков йорты һәм ишегалды корылмалары бүлеп бирелә. Анда хирургия, физика, химия, ботаника (үсемлекләр турындагы фән), фармакология (дарулар турындагы фән) һ.б. өлкәләрдәге тикшеренүләр белән бәйле кабинетлар ачыла. Шулай ук клиникалар һәм лабораторияләр эшли, хәтта үз тимерче алачыгы да була. Боларның барысы турында институтның беренче директоры Петер Зейфман кайгырта. Институт 1906 елга кадәр үсә һәм киңәя бара.

«Учёные записки Казанского ветеринарного института» журналы аеруча зур фәнни әһәмияткә ия була. Ул 1883 елдан басыла башлый һәм, Санкт-Петербургта чыга торган «Архив ветеринарных наук» журналыннан кала, Россиядә икенче шундый басма санала.

Казан ветеринария фәнни мәктәбе эшчәнлегендә 9 юнәлешне аерып күрсәтергә мөмкин:

анатомия (организмнар төзелеше турындагы фән) һәм патологик анатомия (авыруларның нигезе һәм чагылышы турындагы фән);

микробиология (микроблар турындагы фән);

терапевтика (авырулар һәм аларны дәвалау турындагы фән) һәм диагностика (авыру сәбәпләре турындагы фән);

фармакология (дарулар турындагы фән) һәм токсикология (агулар турындагы фән);

хирургия (операция ярдәмендә дәвалана торган авырулар турындагы фән);

акушерлык (буазлык, тудыру һәм тудырганнан соңгы чор турындагы фән);

физиология (организмның яшәүгә сәләтлелеген өйрәнә торган фән);

биохимия (күзәнәкнең химик составы һәм анда бара торган химик процесслар турындагы фән);

эпизоотология (хайваннар авыруларының сәбәпләре һәм аларның таралу шартларын, аларга каршы көрәш методларын өйрәнә торган фән).

Анатомия һәм патологик анатомия фәнни юнәлеше

35 ел дәвамында профессор Л.А. Третьяков әлеге юнәлешнең әйдәп баручы галиме булып кала бирә. Фикердәшләре белән бергә, ул нерв системасын өйрәнү белән шөгыльләнә. Реаль бурычларны хәл итәргә һәм организмның төрле өлешләренең функцияләрен өйрәнергә омтылу әлеге хезмәтләрнең үзенчәлеге булып тора. Институтта Р. Х. Шакиров, Н. В. Михайлов, А. И. Акаевский, Н. А. Васнецов, Д. М. Автократов, Ю. Х. Миндубаев, А. Ф. Климов кебек галимнәр эшли. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә фән хайваннар нерв системасының баш һәм арка миеннән читтәге өлешләре турында күбрәк мәгълүматка ия булды.

Патологоанатомик тикшеренүләр 1920 нче елларда үткәрелә башлый. Әлеге эшләргә ветеринария фәннәре докторы К. Г. Боль җитәкчелек итә. Галимнәрне сап, рожа, дуңгыз һәм эт чумасы, котыру авырулары һәм башкалар кызыксындыра. Аларның күбесе кеше өчен куркыныч санала. К.Г. Боль тырышлыгы белән Казанда беренче ветеринария фәнни тикшеренү институты ачыла. Эшне И. Т. Трофимов, Г. З. Идрисов, М. С. Ежкова, М. Х. Лотфуллин, И. Н. Җәләлов, Н. С. Садыйков, Д. Ш. Шәрипов, О. Т. Муллакаев һәм башкалар дәвам итә.

Микробиология фәнни юнәлеше

Әлеге юнәлешне үстерүгә И. Н. Ланге, М. П. Тушной, М. В. Рево һәм Х. Х. Абдуллин зур өлеш кертә. Галимнәр авыруларның (бруцелёз, себер түләмәсе һ.б.) ничек баруын тикшерә, вакциналар (организмны авырулардан саклый торган дару матдәләре) һәм зарарсызландыра торган эремәләр уйлап таба, прополисның (умарта җилеменең) микробларга каршы үзлекләрен өйрәнә. Хайваннар белән эшләүче кешеләр чирләргә мөмкин булган куркыныч бизгәк авыруы - коксиеллёзны ачыклау ысулларын эшләүне иң мөһим ачыш дип санарга була. Шулай ук аның белән көрәшү ысуллары да эшләнә.

Терапевтика һәм диагностика фәнни юнәлеше

Әлеге фәнни юнәлешкә К. М. Гольцман һәм Н. П. Рухлядев нигез сала. Бу галимнәрнең, аларның көрәштәшләре һәм шәкертләренең (С. А. Хрусталёв, В.И. Зайцев, Д. Я. Криницын, Г. В. Домрачев, Ф. Г. Чагин, Л. Г. Замарин, Н. А. Уразаев) хезмәте йорт хайваннары канының үзлекләрен, кан әйләнеше системасын һәм йөрәк эшчәнлеген өйрәнү белән бәйле була. Шулай ук организмда теге яки бу матдәләр җитмәү аркасында килеп чыга торган авыруларны, яшь хайваннарга хас чирләрне, организмда химик реакцияләрнең дөрес бармавын өйрәнү дә игътибар үзәгендә тора.

Фармакологя һәм токсикология фәнни юнәлеше

Әлеге юнәлешкә нигез салуда Н. А. Сошественский катнаша. Аннары аның эшчәнлегенә П. И. Попов, Д. К. Червяков, В. Н. Локтионов кушыла. Паразитларга, ашказаны һәм эчәк авыруларына, тире авыруларына каршы яңа дарулар уйлап табыла һәм файдаланыла башлый. А. И. Шитый һәм Ф. Г. Нәбиев тынычсыз хайваннарны тынычландыру өчен дарулар уйлап таба. Галимнәр хайваннарның дару һәм химик матдәләрне (шул исәптән зур дозаларда) ничек кабул итүләрен өйрәнә. Гөмбә белән зарарланган терлек азыгына да тикшеренүләр үткәрәләр. Уйлап табылган белемнәргә авыл хуҗалыгында ихтыяҗ зур.

Хирургия фәнни юнәлеше

Хирургия юнәлешенә Себер ветеринария-зоотехника институтын җитәкләүче талантлы профессор Л. С. Сапожников нигез сала. Студентлар аны гади, шул ук вакытта тирән итеп аңлатуы өчен хөрмәт итәләр, шулай ук профессор авыру хайваннарны да күрсәтеп эшли, бу исә белем алуны җиңеләйтә. Л.С. Сапожников ярдәме белән студентларның аеруча кызыклы докладлары басыла һәм ике зур конференция үткәрелә, аларда бөтен илдән килгән ветеринария хирурглары катнаша. Профессорның шәкертләре арасында Б.М. Оливков, Т. С. Минкин, В. Г. Зайцев, П. И. Шаталов, И. Д. Медведев, А.С. Макаров бар. Новокаинны (авыртуны баса, тукыманың сизгерлеген киметә торган препарат) өйрәнү һәм куллану Казан ветеринария хирургларының эшчәнлегенең үзенчәлекле ягы булып тора. Новокаин блокадасы методларын (препаратны аерым эчке нервларга кертү) тикшерү безнең көннәрдә дә дәвам итә.

Акушерлык фәнни юнәлеше

Акушерлык юнәлешенә А.П. Студенцов нигез сала. П. И. Шаталов, Г. В. Зверева, В.С. Шипилов, Н. И. Полянцев кебек галимнәр аның шәкертләре санала. Галимнәр җенес циклы турында яңа тәгълимат эшлиләр, аларны авыл хуҗалыгында кулланыла торган хайваннарның буазлык, бала тудыру һәм тудырганнан соңгы чоры кызыксындыра. Моннан тыш, галимнәр хайваннарда кысырлык проблемасы белән шөгыльләнә, аның җиде тибын ачыклый. Тикшеренүләр нигезендә авыл хуҗалыгы хайваннарының үрчемлелек нормалары чыгарыла һәм кысырлыкны дәвалау ысулларына тасвирлама эшләнә. Моннан тыш, игътибар сөт бизенең ялкынсынуы – маститка каршы көрәшкә юнәлтелә.

Физиология фәнни юнәлешеи

Россиянең XIX - XX гасыр башындагы күп кенә күренекле галимнәренең тикшеренүләре физиология мәсьәләләренә багышланган. Казанда да бу юнәлеш бик тиз үсә. К.Р. Викторов җитәкләгән галимнәр төркеменең эше нерв үзәкләренең төзелеше һәм эшчәнлеге, аларның төрле органнар белән бәйләнешенә багышлана. Моннан тыш, өске сулыш юллары (борын, борын-йоткылык, авыз) рецепторларының (нерв очларының) роле һәм башкалар өйрәнелә. Физиология юнәлешенең атаклы вәкилләре арасында С.И. Афонский, П.А. Нуждин, Ф. Н. Милованов, Н. В. Иванов, Г. И. Гумилевский Е. Н. Павловский, Н. М. Лопатина, Б. Н. Соколов, Ф.Н. Милованов А. А. Морозов, И. Ф. Казаков, В. Ф. Лысов, Т. Е. Костина, Е. И. Трутнев, В. А. Берестов, Ю. Н. Зеленов, В. Я. Иванов, В. И. Максимов бар.

Биохимия фәнни юнәлеше

Әлеге фәнни юнәлешкә профессор С.И. Афонский нигез сала. Шәкертләре белән бергә ул үзенең тикшеренүләрен аксым, углевод һәм липидларны (күзәнәкнең төп өлешенә) өйрәнүгә багышлый. Организмга уңай йогынты ясый торган металларга (бакыр, кобальт, марганец, цинк, йод һәм аларның кушылмаларына) да игътибар бирелә. Аларның хайванның сәламәтлегенә һәм нәсел тудыру сәләтенә йогынтысын ачыклау бурычы куела. Төрле авыруларның күзәнәккә тәэсире өйрәнелә һәм бу авыруларны ачыклауның яңа, тизләтелгән ысуллары тәкъдим ителә.

Эпизоотология фәнни юнәлеше

Әлеге юнәлешкә галим И. Н. Ланге нигез сала. Аның эшен Н. Д. Степанов, М. П. Тушнов, М. А. Арнольдов, М. Н. Верещагин, С. Г. Покровский, Х. Г. Гыйззәтуллин һ. б. дәвам итә. Казан ветеринария институтында эпизоотология юнәлеше буенча эшләүче галимнәргә себер түләмәсенә каршы уйлап табылган Ланге вакцинасы дан китерә.

Казан ветеринария фәнни мәктәбе вәкилләре тарафыннан ике йөздән артык дәреслек һәм фәнни хезмәт язылган һәм бастырып чыгарылган. Күп кенә китаплар бөтен дөньяга таралган. Аларны болгар, кытай, румын һәм башка телләрдә тәрҗемә итеп укыйлар