Медицина ул – авыруны карау, чирне ачыклау, аның ничек үтәчәген билгеләү, авырулардан саклану һәм дәвалану турында алдан әйтү; тулаем алганда сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән фән.
Казан медицина фәнни мәктәбе XIX гасырның беренче яртысыннан үсеш ала. Аны формалаштыруга:
анатомия театрын ачу (1837 ел),
университет каршында клиника ачу (1840 ел),
физиология корпусын оештыру (1890 ел),
«Неврологический вестник» (1893 ел) һәм «Казанский медицинский журнал» (1901 ел) журналларын бастыру,
Бактериология (1900 ел) һәм Ортопедия (1918 ел) институтларының, шулай ук В. И. Ленин исемендәге Дәүләт табибларның белемнәрен камилләштерү институты (1920 ел) һәм Казан медицина институтының (1930 ел) пәйда булуы ярдәм итә.
Фәнни мәктәп 20 юнәлеш буенча эшли:
Анатомия (грек теленнән - «кисәм», «бүләм») – органнарның формасын һәм төзелешен, шулай ук организмны система буларак өйрәнә торган фән.
Күренекле вәкилләре арасында Е. Ф. Аристов, П. Ф. Лесгафт, В. Н. Тонков, В. Н. Терновский, В. Н. Мурат, Х. Г. Вәлиева, М. Т. Ракеева, Э. С. Вәлишин бар.
Әлеге юнәлеш буенча эшләүче галимнәр тарафыннан кеше гәүдәсе төзелешенең закончалыклары ачыклана, кан тамырлары һәм нерв системасы төзелеше, рецепторлар өйрәнелә, анатомик тәҗрибәләр үткәрелә.
Гистология (грекчадан - «тукыма» һәм «белем») – организм тукымаларының төзелеше, яшәеше һәм үсеше турындагы фән.
Күренекле вәкилләре арасында К. А. Арнштейн, А. Е. Смирнов, А. С. Догель, А. Г. Герберг, И. Гоняев, А. Н. Миславский, Г. И. Забусов, Н. Г. Колосов, Г. А. Поликарпова, Б. И. Лаврентьев, И. Ф. Иванов, М. А. Максудов, В. Н. Мурат, А. П. Маслов, Р. А. Чураев, М. А. Романов, Н. П. Резвяков, Э. Г. Улумбеков, Ю. А. Челышев, Р. Р. Гатауллин бар.
Галимнәр аерым органнарга хас күзәнәкләрне тикшерәләр; күзәнәкләрне өйрәнү өчен нерв элементларын буяу ысулы кулланалар; тире, бөер, ашказаны асты бизе, йөрәк нервларының төзелешенә, сулыш органнарына, мускулларга һәм башка бик күп нәрсәләргә игътибар бирәләр.
Топографик анатомия – организм эчендә органнарның урнашуы һәм аларның кан тамырларына һәм нервларга мөнәсәбәте турындагы фән. Күренекле вәкилләре арасында Н. В. Соколов, Д. М. Лапков, Б. В. Огнев, Я. М. Брускин, А. Н. Сызганов, В. Х. Фраучи, И. А. Ибатуллин, А. Х. Дәүләтшин, А. А. Агафонов, В. Х. Фраучи, Ф. С. Бәширов, Ф. Г. Биккиниев, С. В. Доброквашин, И. Х. Зарипов, А. В. Иванов, М. Ю. Кедрин, А. И. Кормилин һ. б. бар.
Эш юнәлеше кысаларында микроциркуляция күренеше – кан күзәнәкләрен һәм төрле матдәләрне организмның бер тукымасыннан икенчесенә күчерү турындагы тәгълимат пәйда була. Тамырлар эчендәге төссез сыекча - лимфа (латинчадан – “чиста су"), шулай ук кан һәм аның әйләнеше өйрәнелә. Тикшеренүләрнең бер өлеше гематомаларга (күгәргән урыннарга) һәм аларны дәвалау ысулларына багышлана. Магнит-резонанс томографиясе (МРТ) – авыруны магнит һәм радиодулкыннар ярдәмендә танып белү ысулы кулланыла башлый.
Патологик анатомия - авыру вакытында организм органнарында, тукымаларында, күзәнәкләрендә үзгәрешләр, шулай ук үлем сәбәпләрен ачыклау турындагы фән.
Күренекле вәкилләре арасында А. В. Петров, Н.М. Любимов, И. П. Васильев, Г. Г. Непряхин, И. Г. Ибәтуллин, В. А. Добрынин, Н. Ш. Шәмсетдинов, С. В. Петров бар.
Туберкулез (Кох таякчыгы - бактерия китереп чыгарган авыру ешрак үпкәләрне зарарлый) һәм лейкемия (кан рагы) кебек авырулар тикшерелә: билгеләре һәм авыруның барышы өйрәнелә, чирне ачыклау ысуллары уйлап табыла. Шешләрнең үсешен өйрәнүгә, алардан котылу ысулларына аерым игътибар бирелә.
Физиология (грекчадан – “табигать” һәм “белем”) – тулаем организмның һәм аның аерым өлешләренең ничек эшләве турындагы фән.
Күренекле вәкилләре арасында Ф. В. Полсянников, Н. О. Ковалевский, А.А. Кулябко, Н. А. Миславский, В. М. Бехтерев, М. Н. Чебоксаров, А. Ф. Самойлов, А. В. Кибяков, И. Н. Волкова, Х. С. Хәмитов, Г. И. Полетаев, Е. Е. Никольский, Р. А. Гыйниатуллин, А. Х. Уразаев бар.
1835 елда Казан университеты каршында беренче физиология лабораториясе ачыла. Анда атаклы профессор И.М. Сеченов тәгълиматы нигезендә галимнәр рефлексларны, газлар алмашының, кан әйләнешен һәм лимфаны өйрәнү буенча экспериментлар үткәрәләр. Бу юнәлеш вәкилләренең хезмәте медицинаның яңа өлкәләрен, мәсәлән, реаниматологияне – үлем башлану һәм организмның яшәве өчен көрәш фәнен үстерүгә ярдәм итә.
Шулай ук баш мие һәм кан басымы, ашказаны һәм эчәклек, сидек куыгы һ.б. эшчәнлегенең бәйләнеше турындагы тикшеренүләр дә кызыклы. Яңа фәнни метод - электрокардиография ысулы тәкъдим ителә (1908 ел). Ул йөрәк эшләгәндә барлыкка килә торган электр кырларын өйрәнүгә юнәлдерелгән.
Патологик физиология - авырган вакытта организмда пәйда булган процессларның ничек барлыкка килүе, дәвам итүе һәм нәтиҗәләре турындагы фән.
Күренекле вәкилләре арасында В. В. Пашутин, И.Г. Савченко, Н. Н. Сиротинин, А. Д. Адо, М. А. Ерзин, И. М. Рәхмәтуллин, М. М. Миңнебаев, Т. Б. Толпегина, Р. Х. Бурнашева, А. М. Потемкина, Р. С. Фәссахов бар. Гадәти булмаган, катлаулы шартларда организмда пәйда булган үзгәрешләр өйрәнелә. Беренче калориметр – теге яки бу процесс вакытында бүленеп чыга яки йотыла торган җылылыкны үлчәү приборы уйлап табыла. Патологик физиология буенча Россиядә беренче кулланма әсбап (белешмәлек) языла. Эчәклекнең иммунитеты (саклану көчләре), шулай ук аллергиягә каршы көрәш ысуллары тикшерелә.
Биохимия – организмда бара торган химик процесслар турындагы фән.
Күренекле вәкилләре арасында А.Я. Данилевский, В. А. Энгельгардт, А. А. Баев, Д. М. Зөбәеров, Р. И. Литвинов, О. Д. Зинкевич бар.
Әлеге эшчәнлек юнәлеше кысаларында барлык тереклек процессларының нигезендә яткан химик процесслар өйрәнелә, кеше тормышының катлаулы мәгълүмати кодын үз эченә алган төп молекулаларның берсе - ДНК өлешчә ачыла.
Фармакология (грекчадан- “дару” һәм “белем”) – дарулар һәм аларның организмга тәэсире турындагы фән.
Күренекле вәкилләре арасында М.А. Алуф, И. В. Заиконникова, И. А. Студенцова, Р. С. Гәрәев бар.
Яңа даруларны өйрәнү һәм уйлап табу XX гасыр уртасыннан алып XXI гасыр башына кадәр алып барыла. 1975 елда фармацевтика факультетына нигез салына, анда студентлар дарулар әзерләү процессын һәм аларны дөрес куллануны җентекләп өйрәнә.
Микробиология (грекчадан - “кечкенә” һәм “тормыш”) – микроблар һәм аларның башка организмнар белән үзара тәэсире турындагы фән. Күренекле вәкилләре арасында И. Г.Савченко, В. М. Аристовский, З. Х. Кәримова, Г. З. Хәбирова, И. Е. Алатырцева, Н. Ф. Амфитеатрова, М. Г. Берим, К. Б. Брудная, Е. К. Наумова, Ш. З. Туктарова, Р. Г. Исхакова, Э. А. Гозман, Т. А. Кәримова, В. Е. Григорьев Л. А. Генчиков, Л. А. Козлов бар.
Төп бурычларның берсе авыру кузгатучы микроблар, шулай ук организмның аларга ничек тәэсир итүен тикшерү санала. Күп кенә тикшеренүләр авыруларның вариантларын (штаммнарын), аларның төрле типларын һәм иммунитетын өйрәнүгә багышлана. Бала табучы хатыннарда һәм яңа туган балаларда эренле авыруларны профилактикалау (кисәтү) буенча тикшеренүләрнең әһәмияте зур.
10. Йогышлы авырулар - организмга авыру китереп чыгаручы микроблар үтеп керү аркасында килеп чыга торган чирләр.
Күренекле вәкилләре арасында Б. А. Вольтер, А.Е. Резник, В. И. Качурец, Н. П. Кудрявцева, С. Х. Хәбибуллина, Л. М. Малышева, Д. Ш. Еналеева,
Н. А. Булатова, Л. Ч. Сәмәрханова, В. С. Мороков, В. Х. Фазылов, А. С. Созинов, Д. К. Бәширова, А. С. Созинов, И. Х. Мәмкеев, А. Д. Царегородцев, В. А. Анохин бар.
Бу юнәлештә эшләүче галимнәр кискен (тиз һәм куркыныч уза торган) йогышлы авыруларны, иммунитетның зәгыйфьләнүен өйрәнәләр; бактерияләр һәм вирусларга каршы көрәшү өчен, организм тукымаларына үтеп керә торган лейкоцитлар – кандагы ак тәнчекләргә игътибар итәләр. Гепатитларны тикшерү һәм дәвалауга (бавыр ялкынсынуына) шулай ук аерым урын бирелә.
Акушерлык (французчадан - “бала таптыру”) һәм гинекология (грекчадан -«хатын-кыз” һәм “белем”) - йөклелек, бала табу һәм аннан соңгы чор проблемалары белән шөгыльләнә торган, шулай ук хатын-кыз организмы, җенес органнары авырулары һәм аларны дәвалау турындагы фән.
Күренекле вәкилләре арасында В. С. Груздев, Н. Н.Феноменов, И. Ф. Козлов, Р. Г. Бакиева, З. Н. Якубов, П. В. Маненков, И. В. Данилов, Х. Х. Мещеров, З. Ш. Гыйләҗетдинова, Б. Г. Садыйков, Д. П. Игнатьева бар. Акушерлык һәм гинекология өлкәсендә Казан университеты галимнәре тарафыннан дөньякүләм ачышлар ясала: мәсәлән, күкәйлекнең (хатын-кыз җенес әгъзасының) кайбер өлешләренең төзелешен төгәлләштерәләр. Куркыныч һәм куркыныч булмаган шешләр, балага уза алмау сәбәпләре, йөкле хатыннарда һәм бала табучы хатыннарда кан китү күренешләре өйрәнелә, бала табуда ярдәм итү инструментлары камилләштерелә, генетика мәсьәләләре белән кызыксыну күзәтелә. Моннан тыш, бала тапканнан соңгы авыруларны булдырмау өчен күп нәрсә эшләнә.
Дерматовенерология - тире һәм венерик (җенси юл белән күчә торган) авыруларны, аларны урап узу мөмкинлекләре, дәвалау ысулларын өйрәнә торган фән.
Күренекле вәкилләре арасында А.Г. Ге, Я. Д. Печников, Г. Г. Нуриев, Р. З. Зәкиев бар.
Тире авыруларын яктылык белән дәвалау үсә, бактерияләр китереп чыгарган аллергия очраклары өйрәнелә. Галимнәр аутоаллергия (грекчадан - “үзем” + аллергия) - иммунитет һәм организмның үз тукымалары арасында конфликт китереп чыгара торган авыру.
Офтальмология (грекчадан - “күз” һәм “дәвалау”) – күз төзелеше, авырулар һәм аларны дәвалау турындагы фән.
Күренекле вәкилләре арасында В. Е. Адамюк, А. Г. Агабабов, В.В. Чирковский, К. Х. Орлов, В. П. Иванов, А. Н. Бекетов, А. Н. Мурзин, А. П. Нестеров, Н. Х. Хәсәнова, Д. Г. Камалов, А. Н. Круглов, М. Б. Вургафт, М. В. Кузнецова бар.
Әлеге юнәлештә эшләүче галимнәр ярдәмендә беренче тапкыр авыруларны катарактадан (күз ясмыгының тоныклануы – яктылык уза торган махсус линза) коткару буенча операцияләр үткәрелә. Казан медиклары тарафыннан язылган дүрт томлы «Офтальмология буенча кулланма» бөтен дөньяга билгеле. 1922 елда Казанда В.Е. Адамюк исемендәге трахоматоз институты ачыла. Атамасыннан күренгәнчә, институт инфекция аркасында барлыкка килә торган, җөйләр калдырып, тулысынча сукырлыкка китерергә мөмкин булган күз авыруы - трахомага каршы көрәшә. Күз төзелеше өлкәсендәге ачышлар һәм авыр пациентларны дәвалауның яңа ысуллары ил күләмендә һәм бөтен дөньяга таныла, бүләкләр белән билгеләнә, мәсәлән, ВДНХ медале белән.
Гигиена (грекчадан - «мин сәламәт”) – тышкы мохитнең кешегә ничек йогынты ясавы, шулай ук сәламәтлекне саклау ысуллары турындагы фән. Күренекле вәкилләре арасында А. И. Якобия, Ф. Х. Эрдман, К. В. Пупырев, К. Ф. Фукс, И. С. Дмитриевский, В. Д. Орлов, А. Арнольдов, Н. И. Орлов, В. В. Милославский, Н. И. Шулпинов, Л. И. Лось, Ф. Д. Клайдович, И. К. Ерохова, И. С. Дмитриевский, Г. И. Блюсфельд, А. М. Бутлеров, А. А. Штукенберг, А. Я. Щербаков, Н. И. Петухова, А. В. Иванова, М. М. Гыймадиева, А. Т. Гончаров, А. М. Хәкимова, А. Н. Юнысова, Р. Ш. Таһирова, В. М. Смирнов һ. б. бар.
Гигиена шартларын үтәү сәламәтлекне саклау өчен бик мөһим. Җиңел генә кагыйдәләр авыруларны кисәтеп, кешеләргә озынрак һәм бәхетлерәк тормыш алып барырга ярдәм итә. Бу кагыйдәләрне ачуга Казан галимнәре дә зур өлеш кертә. Алар авыруларның никадәр йогышлы булуын, суның составын һәм чистарту ысулларын, чисталыкның ролен өйрәнәләр. Организмда төрле элементларның җитешмәве тикшерелә, кисәтү чараларының кирәклеге нигезләнә, хезмәт шартлары өйрәнелә.
Терапия (грекчадан - «дәвалау") – авыруларны дәвалау, шулай ук эчке авыруларны, саклык чараларын һәм савыктыру ысулларын өйрәнә торган фән.
Күренекле вәкилләре арасында Н. А. Скандовский, Н. А. Виноградов, Н. А. Засецкий, А. Н. КаземБек, В. Ф. Орловский, С. С. Зимницкий, М. Н. Чебоксаров, Н. К. Горяев, З. И. Малкина, А. Б.Г. Терегулов, К. А. Маянская, Р. Ш. Абдрахманова, Р. И. Лепская, Р. А. Лурия, Л. М. Рахлин, О. С. Радбиль, С. С. Зимницкий, И. Е. Зимакова, Д. А. Вәлимөхәммәтова, И. Г. Салихов, Р. А. Хәбиров, Р. М. Газизов, Д. М. Зөбәеров, В. А. Люсов, В. Ф. Богоявленский, Р. Г. Биктимерова, А. С. Галявич, В. Н. Ослопов, И. А. Латфуллин, И. Г. Салихов бар.
XIX гасырдан башлап, галимнәрне кеше гәүдәсенең барлык органнары авырулары кызыксындыра. XX гасырдан башлап, мөгаен, бөер, ашказаны, эчәк авыруларына игътибар күбрәк бирелә башлыйдыр. XXI гасыр башында фәнни мәсьәләләргә кардиология (грекчадан - “йөрәк” һәм “белем”) сораулары да өстәлә.
Педиатрия (грекчадан - “бала” һәм “очам”) – балалар авыруларын дәвалау турындагы фән.
Күренекле вәкилләре арасында П. М.Аргутинский-Долгорукий, Е. М. Лепский, Ю. В. Макаров, К. А. Святкина, В. К. Меньшиков, Е. В. Короваев, А. М. Потемкин, Г. Ф. Солтанова, Е. В. Белогорская, О. И. Пикуза, В. П. Булатов, М. Р. Рокицкий, А. А. Ахунҗанов, Н. П. Гребнев бар.
Казан педиатрлары яңа туган балалар авыруларын өйрәнү һәм бу авыруларны дөрес дәвалау, эчәк эшчәнлеге бозылу һәм диатезларны (нәселдән күчә торган һәм балачакта барлыкка килә торган авыруларны) тикшерү белән шөгыльләнә. Сулыш органнарының вируслы һәм бактериаль инфекцияләрен дәвалау буенча яңа фәнни юнәлешләр ачыла. Галимнәрнең балаларны савыктыру буенча тырыш хезмәте дәүләт һәм республика премияләренә лаек була.
Психоневрология - кешенең үз-үзен тотышы турындагы фәннәр төркеме. Күренекле вәкилләре арасында Л. О.Даркшевич, В. М. Бехтерев, Н. А. Виноградов, Д. М. Скалозубов, В. И. Разумовский, А. В. Вишневский, А. В. Фаворский, Л. И. Омороков, И. С. Алуфом, И. И. Русецкий, Д. М. Табиева, Г. А. Иваничев бар.
XIX гасырдан нерв системасының авыру вакытындагы халәте өйрәнелә. 1882 елда Казан невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыяте оештырыла, «Неврологический вестник» журналы чыга башлый. 1887 елдан нерв авырулары клиникасы ачыла. Баш миенең һәм организмның барлык тормыш өчен мөһим системаларының бәйләнеше, шулай ук рефлекслар (организмның ярсыткычларга реакциясе) тикшерелә. XX гасырда арка һәм баш миен дәвалый башлыйлар. Галимнәр ил күләмендә зур ихтыяҗ күзәтелгән фәнни атласлар төзиләр.
Вертеброневрология (латинчадан – “умыртка”) – умырткалык авырулары вакытында нерв системасының зыян күрүе турындагы фән.
Күренекле вәкилләре арасында Я.Ю. Попелянский, В. П. Веселовский, Ф. А. Хәбиров, В. Ф. Прусаков, А. Ю. Ратнер, М. К. Михайлов, М. Ф. Исмәгыйлев, Х. М. Шульман, Д. Р. Хәсәнов, Э. И. Богданов, В. И. Данилов, Д. М. Менделевич, К. К. Яхин бар.
XX гасырның икенче яртысында фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлеше умырткалык остеохондрозын (умыртка сөякләренең тискәре үзгәреш кичерүе нәтиҗәсендә килеп чыга торган озакка сузылган авыру) дәвалау була. Дәвалауның яңа ысуллары, шул исәптән химик ысуллары эшләнә, мускуллар һәм скелет бәйләнеше өйрәнелә.
Травматология (грекчадан - “яра” һәм “белем”) – органнарның һәм аларның тукымаларының җәрәхәтләнүе, дәвалау һәм мондый җәрәхәтләрне булдырмау турындагы фән.
Күренекле вәкилләре арасында М. О. Фридланд, Л. И. Шулутко, Л. В. Грубер, Г. С. Книрик, У. Я. Богданович, Д. Г. Тәхәвиева, А. И. Гордеева, Е. Н. Громова, Х. С. Рәхимкулов, Ф. Ф. Сафин, А. А. Крылов, А. Л. Гиммельфарб, Ф. С. Юсупов, В. М. Сергеев, Р. А. Шәфигуллина, А. А. Богов, Х. З. Гафаров, А. Л. Гиммельфарб, Р. А. Зөлкәрнәев, И. Ф. Әхтәмов бар.
Әлеге юнәлештә ирешкән беренче уңыш хәрәкәт итү мөмкинлеге чикләнгән авырулар өчен лазарет (хастаханә) ачу була. Мондый авырулар өчен шулай ук протезлар әзерлиләр, ә 1918 елда Ортопедия институты оештырыла. Анда сөяк тукымасын торгызу, хәрәкәт аппаратының тумыштан килгән һәм яшәү дәверендә килеп чыккан авырулары тикшерелә, пациентларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен җайланмалар эшләнә. Моннан тыш, табиблар сынган урыннарны ялгау һәм операциядән соң пациентларны тизрәк аякка бастыру ысулларын эзлиләр, утлы корал яраларын яңача дәвалыйлар.
Хирургия (грекчадан – “кул” һәм “эш”, “гамәл") – операция ясау ысулы белән дәвалана торган авырулар, операцияләр үткәрү технологияләре һәм методлары турындагы фән.
Күренекле вәкилләре арасында И. О. Браун, Ф. Х. Эрдман, И. Х. Ренард, Л. Л. Фогель, И. О. Браун, Э. О. Вердерамо, Ф. О. Елачич, А. А. Китер, П. А. Дубовицкий, Н. Ф. Высоцкий, Л. Л. Лёвшин, А. Н. Бекетов, В. М. Зыков, С. И. Спасокукоцкий, Н. А. Геркен, В. И. Разумовский, А. А. Русанов, Р. А. Вяселев, Х. М. Шульман, В. И. Данилов, А. О. Лихтенштейн, М. З. Сигал һ. б. бар.
Хирургия тәннең барлык өлешләрендәге авыруларны дәвалауда киң кулланыла. Медицинаның бу өлкәсе бик борынгы заманнардан ук үскән һәм бүгенге көнгә кадәр камилләшүен дәвам итә. Казан медицина мәктәбе дә кеше өчен файдалы бу фәнгә үз өлешен кертә. Төрле органнарга катлаулы операцияләр ясаудан тыш, Казан хирурглары кулларны, биналарны, инструментларны һәм яраларны санитар эшкәртү кагыйдәләрен эшлиләр, бу эшнең уңышын тагын да арттыра. Хирурглар җөй салуның яңа методларын ача. Татарстан табибларының тәҗрибәсе һәм фәнни ачышларына башка шәһәрләрдә дә ихтыяҗ бар – Казанда, Мәскәүдә, Самарада, Саратовта, Петербургта яңа фәнни юнәлешләр барлыкка килде. Балалар хирургиясе һәм казналык хирургиясе, йөз хирургиясе шактый үсеш алган.