Фән

КАЗАН ЛИНГВИСТИКА ФӘННИ МӘКТӘБЕ

КАЗАН ЛИНГВИСТИКА ФӘННИ МӘКТӘБЕ

Лингвистика (тел белеме) – телләрне өйрәнә торган фән.

Казан лингвистика фәнни мәктәбенә дөньякүләм лингвистика фәнен үстерүгә гаять зур йогынты ясаган галим – Иван Александрович Бодуэн де Куртенэ нигез сала. 1875 елдан 1883 елга кадәр ул Казан университеты профессоры була һәм тел проблемалары белән кызыксынучылар өчен фәнни түгәрәк оештыра.

Казан лингвистика фәнни мәктәбе вәкилләре арасында В. А. Богородицкий, Н. В. Крушевский, А. И. Александров, А. И. Анастасиев, А. С. Архангельский, П. В. Владимиров, А. А. Царевский, Н. С. Кукуранов, В. В. Радлов, С. К. Булич һ. б. кебек атаклы тел галимнәре бар.

Фәнни мәктәп принциплары лингвистиканың 1870 нче еллардагы алман юнәлеше белән тыгыз бәйләнгән була.

Казан лингвистлары теориясенә хас мөһим нигезләмәләр:

телне сөйләм теленә һәм язмача телгә бүлү;

тере сөйләмне тулы һәм киң колачлы өйрәнү;

аң белән тәннең физик мөмкинлекләренең телдә үзара бәйләнешен анализлау;

телнең бер халәтен тасвирлау (синхрония) һәм әлеге халәтнең алмашынуын, тарихын тасвирлау (диахрония);

Тарихчылык принцибы (тел күренешләренең вакыт үтү белән үсә һәм үзгәрә баруын өйрәнү);

- тере телләргә карата кызыксыну;

- барлык телләрнең тигез хокуклыгы.

Казан лингвистика мәктәбе галимнәре лингвистиканың эксперименталь фонетика (төрле приборлар ярдәмендә сөйләм авазларын өйрәнү), квантитатив лингвистика (төрле тел күренешләрен исәпләү мөһим урын алып тора торган ысул), структур лингвистика (телнең төзелешен һәм оешуын өйрәнү) һәм башка бүлекләре үсешенә башлангыч бирәләр.

Телне даими үсештәге күренеш буларак өйрәнүне мәктәпнең төп казанышы дип санарга була. Моннан тыш, синхрония һәм диахрония ачылышы яңалык була, ягъни телне йә үсешенең ниндидер бер чорында тасвирлыйлар, йә аның вакытлар узу дәвамында ничек үзгәрүен өйрәнәләр.

Галимнәр телләрне төркемнәргә бүлү буенча эш алып бара: мәсәлән, килеп чыгышы ягыннан, эчке төзелешенең тибы яки телне белүчеләр буенча.

Шунысы кызык: сөйләмнең психик күренешкә каравын танып (кеше фикер йөртә һәм сөйләшә), Казан мәктәбе галимнәре җәмгыятьнең зур әһәмияткә ия булуын да исәпкә алалар. Тел кешеләр арасында үсә һәм шул телдә сөйләшүче халык яшәгәнче яши. Моннан тыш, төрле төркем кешеләре – һөнәре, яше, яшәү урыны буенча - үз телләрендә сөйләшә. Мондый фикер башка фәнни мәктәпләр өчен дә, хәтта Европа өчен дә яңалык була. Шулай итеп социолингвистика юнәлеше пәйда була.

Хәзерге Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның: татарларның, чувашларның, мариларның һ.б.ның телләрен өйрәнү өчен күп нәрсә эшләнә. Алар фән өчен рус теле кебек үк кадерле була. Бодуэн де Куртенэ Казан университетының бер-берсенә охшамаган өч тел семьялыгы: славян, төрки һәм фин-угор телләре яши торган территориядә урнашуын үзенчәлек дип саный. Телләр семьялыгы - уртак бабалары булган телләр төркеме. Профессор әлеге телләр семьялыгын өйрәнү юнәлешләрен ачуга көч куя, шулай ук татар телен укытуны оештыра.

Бодуэн де Куртенэның шәкерте В.А. Богородицкий, төрки телләрне өйрәнеп, үз укытучысының эшен дәвам итә. Шулай ук ул рус һәм татар телләренең яңгырашын тикшерү өчен Эксперименталь фонетика кабинеты оештыра.

В.А. Богородицкий палатография (язу тарихын һәм борынгы язу һәйкәлләрен өйрәнү) һәм лингвография (тел белешмәлекләре, сүзлекләр төзү) белән шөгыльләнә.

XX гасырда лингвистика мәктәбе фәнни мәсьәләләр даирәсен киңәйтә. Телнең системалылыгы, телләрнең үзара катнашып китүе, телне укыту методлары тәфсилләбрәк өйрәнелә башлый.

Казан лингвистика мәктәбе галимнәре үз карашларын фәнни хезмәтләрендә җентекләп тасвирлыйлар:

Бодуэн де Куртенэ: «Николай Крушевский, его жизнь и научные труды» (1888), «О задачах языкознания» (1889), «Человечение языка» (1893), «О смешанном характере всех языков» (1901), «Языкознание, или лингвистика XIX века» (1901), «О психических основах языковых явлений» (1903);

Н. В. Крушевский: «Предмет, деление и метод науки о языке» (1880), «Очерк науки о языке» (1883);

В. А. Богородицкий: «Очерки по языковедению и русскому языку» (1910), «Лекции по общему языковедению» (1913), «Общий курс русской грамматики» (1930), «Фонетика русского языка в свете экспериментальных данных» (1930).