Фән

КАЗАН ХИМИЯ ФӘННИ МӘКТӘБЕ

КАЗАН ХИМИЯ ФӘННИ МӘКТӘБЕ

Казан университеты 1804 елда ачыла, шул вакытта ук беренче химия лабораторияләре эшли башлый. 1830 нчы елларда Казан химия фәнни мәктәбе оеша һәм үсә башлый. XIX гасыр уртасында биредә К. К. Клаус, Н. Н. Зинин, А. М. Бутлеров, Ф. М. Флавицкий, А. Е. Арбузов кебек атаклы галимнәр эшли.

К. К. Клаус, Н. Н. Зинин хезмәтләре Казан химия мәктәбе өчен нигез булып тора. 1842 елда Н. Н. Зинин бөек ачыш ясый – нитробензолны анилинга әйләндерә. Анилин - үзенчәлекле исле, төссез майсыман сыеклык, судан бераз тыгызрак һәм суда начар эри. Анилин төзелеш материаллары, автомобиль резинасы, төргәкләр, дару препаратлары һәм буяулар җитештерү өчен бик мөһим химик продукт булып тора. 1844 елда профессор К.К. Клаус рутений элементын ача, латин теленнән тәрҗемә иткәндә ул «россияле» дигәнне аңлата. Рутений зәркәнчелектә, электроникада, кояш батареяларында кулланыла. Бу металл ярдәмендә орбиталь станцияләрдә суны чистарталар.

Остазларының казанышларын галим А.М. Бутлеров баета. 1861 елда ул, органик химиягә нигез салып, органик кушылмаларның (углеродлы) химик төзелеше теориясен төзи һәм тасвирлый. Бу юнәлешне В.В. Марковников үстерә, ул, өстәвенә, нефть химиясен дә өйрәнә. Зайцевның тикшеренүләре Бутлеров теориясен үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итә. Зайцев күп кенә атаклы химиклар тәрбияли: Е. Е. Вагнер, А. Е. Арбузов, С. Н. Реформатский, А. Н. Реформатский, И. И. Канунников һ. б.

1884 елдан Ф.М. Флавицкий химиянең төрле өлкәләрендә тырышып эшли һәм химик анализның яңа системасын төзи, ул безнең көннәрдә дә актуаль. Ул катлаулы табигый матдәләрне – терпеннарны (ылыслы агачлар сумаласының состав өлешен) өйрәнә.

А.Е. Арбузов аерым химия тармагы уйлап таба. Ул ачкан реакция фосфорорганик кушылмаларның тулы бер классын җитештерү нигезенә салына. Улы Б.А. Арбузов әтисенең эшен дәвам итә һәм 1969 елда Парижда Зур көмеш медаль белән бүләкләнә.

Казан химия фәнни мәктәбен үстерүгә фосфорорганик кушылмалар химиясе өлкәсендә күренекле галимнәрнең берсе, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы һәм Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы А. Н.Пудовик зур өлеш кертә. Шул чорның бөек химиклары арасында П.А. Кирпичников һәм А. И. Коноваловны да атарга кирәк.

Профессор А.Н. Верещагин органик кушылмаларның пространстволы төзелешен һәм молекулалар (атомнар кушылмалары) эчендәге үзара тәэсир итешүләрне өйрәнүгә караган хезмәтләре белән билгеле.

1948 елда полимерлар химиясе кафедрасы ачыла, бу синтетик материаллар җитештерү үсешен тизләтә. 2003 елга кадәр факультет составына биш органик булмаган, аналитик, органик, физик химия кафедралары һәм берничә проблемалы лаборатория керә. Ә инде 2003 елның 21 апрелендә Казан университеты тормышында мөһим тарихи вакыйга – А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының ачылышы була. Институтның уникальлеге шунда ки, ул «тикшеренү университеты» моделе булып тора. Институт директоры итеп В.И. Галкин сайлана.

А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты академик университетларның башка 43 химия факультеты арасында алдынгы урын били. Ел саен аның студентлары халыкара һәм бөтенроссия конкурсларында дистәләгән бүләк, грант һәм стипендияләр ала. Институт дөнья фәнен үстерүгә хезмәт итүче химия белгечләрен укытып чыгара.

Институт каршында аның тарихына багышланган музей эшли.