Геология - Җир кабыгының һәм андагы файдалы казылмаларның төзелешен өйрәнә торган фән. Шулай ук җирнең өслеге һәм җир асты кызыксыну уята. Геологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә планетаның мең еллар дәвамында ничек үзгәрүен белергә мөмкин: вулканнар атылганмы, су басканмы, җир тетрәгәнме, анда нинди тереклек ияләре яшәгән.
Казан геология фәнни мәктәбе - XIX гасыр уртасында пәйда булган фәнни бергәлек һәм карашлар системасы. Фәнни мәктәпнең оешуына пермь периодын (җирнең үсеш чорларының берсе, аны әле иртә рептилияләр эрасы дип тә атыйлар; «пермь» атамасы токымнарны табу урыны буенча бирелгән) ачу зур йогынты ясый. Тау токымнары катламнарын һәм алардагы минералларны өйрәнергә, тикшерергә кирәк була.
Фәнни мәктәпкә дан китергән шәхесләр исемлеге зур. Аңа Н. А. Головкинский, А. А. Штукенберг, А. В. Нечаев, Б. П. һәм П. И. Кротовлар, М. Э. Ноинский, В. А. Чердынцев, Л. М. Миропольский, Е. И. Тихвинская һ. б. атаклы галимнәр керә.
Казан геология фәнни мәктәбе вәкилләре комплекслы тарихи-генетик тикшеренү методын кулланалар, ягъни геологик күренешләрне барлык элементлары үзара бәйләштәге бердәм система буларак өйрәнәләр. Бу вакытта төп игътибар күренешләрнең үсешенә, вакыт узу белән аларда бара торган үзгәрешләргә бирелә.
Фәнни мәктәп берничә юнәлеш буенча эшли:
- геологик процессларның закончалыкларын эзләү һәм өйрәнү;
- минералларны, тау токымнарын һәм файдалы казылмаларны эзләү һәм өйрәнү;
- геосфераларның (Җирне тәшкил иткән геологик тышчаларның) экологик үзлекләрен ачыклау һәм өйрәнү.
Геологик процессларның закончалыкларын эзләү һәм өйрәнү
Әлеге юнәлештә хезмәт куйган галимнәр: М. Э. Ноинский, А. А. Штукенберг, А. В. Нечаев, Б. П. Кротов, А. М. Зайцев, А. Д. Архангельский, В. А. Чердынцев, Л. Ф. Солонцов, С. И. Шевцов, Е. М. Аксёнов, Н. С. Гатиятуллин, А. В. Нечаев, Г. Н. Фредерикс, Е. И. Тихвинская, С. Н. Никитин, А. П. Павлов һәм башкалар.
Пермь периодын тикшерү барышында геологик катламнарны билгели торган яңа терминнар барлыкка килә: Кунгур, Уфа һәм Казан яруслары (исемнәр җирле шәһәр исемнәре белән бәйле). Бу терминнар дөньякүләм фәндә кулланыла башлый. Моннан тыш, Урал-Идел буеның палеозой, мезозой һәм кайнозой катламнары тәртип буенча өйрәнелә һәм тасвирлана: нинди хайваннар яшәгән, нинди үсемлекләр үскән. Төрле геологик чорларда катламнарның төзелешендә һәм таралышында закончалыкларны ачыклау буенча актив эш алып барыла.
Җир кабыгының билгеле бер участоклары: Нократ валы, Сок-Чишмә, Грахань-Алабуга күтәрелеш зоналары да өйрәнелә. Араларында иңкүлекләр яткан Татар һәм Токмов гөмбәзләре (калкулык тибы) җентекләп тикшерелә, ярылу күренешләре һәм Кама-Кинәл бөгелүләр системасы (түбәнлек тибы) тасвирлана.
Шулай ук җир өсте һәм җир асты суларын тикшерүгә дә игътибар бирелә. Дөнья океаны суларының химик составы үсеше теориясе һәм җир астында парга әйләнү күренеше дәлилләнә. Нефть һәм газ яткан урыннарга якын җир асты суларының химик составы ачыклана.
XX гасырдан башлап, әлеге юнәлештә эшләүче галимнәр нефть чыгару предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә. Фән нефть эзләүгә һәм аны җир өстенә чыгаруга ярдәм итә. Соңгы вакытта геофизика – Җир төпкелләрендәге физик күренешләр һәм процесслар турындагы фән үсеш кичерә. Җир асты температурасы ачыклана, гравитация һәм магнит кырлары билгеләнә, җир асты тетрәүләре һәм җир өслегенең хәрәкәте, үткән дәверләрнең магнетизмы өйрәнелә.
Татарстан геофизиклары күп тапкырлар дәүләт дәрәҗәсендәге югары бүләкләргә, мәсәлән, И.М.Губкин исемендәге премияләргә лаек була.
Минералларны, тау токымнарын һәм файдалы казылмаларны эзләү һәм өйрәнү
Әлеге юнәлештә эшләүче галимнәр: П. И. Вагнер, Ф. Ф. Сюзен, А. М. Зайцев, А. В. Лаврский, Б. П. Кротов, М. Э. Ноинский, М. Л. Миропольский, В. А. Полянин, В. М. Винокуров, И. Н. Пеньков, А. А. Трофимук, В. И. Троепольский, С. П. Егоров, А. М. Мельников, Р. Х. Мөслимов, Б. М. Юсупов һәм башкалар.
Бу юнәлешкә Казан университеты һәм аның каршындагы табигый тарих кабинеты (хәзерге гаять зур файдалы казылмалар һәм ташка әйләнгән калдыклар сакланган Геология музее) ачылу чорыннан ук нигез салына.
1840 елда П.И. Вагнер җитәкчелегендә минералогия һәм геогнозия (элек «геология»не алмаштырган төшенчә) кафедрасы ачыла. Галимнәр Татарстан җирлеген тикшерәләр, хәтта яңа минерал – эпидотның бер төре дә ачыла. XIX гасырның икенче яртысында минералларның химик составына һәм аларның яктылыкны сындыруга йогынтылары күренешенә аерым игътибар бирелә. 1880 нче елларда Идел буе һәм Чулман буе утырма токымнары актив өйрәнелә. Гасыр ахырында (1897 ел) шар күләме тойгысын тудыра торган махсус түгәрәк координаталар челтәре - «Вульф челтәре» (галим исеменнән) ачыла. Аны кристаллографиядә (кристаллар, аларның төзелеше, барлыкка килүе һәм үзлекләре турындагы фән), физикада, химиядә һәм башка фәннәрдә кулланалар.
XX гасырда утырма тау токымнары турында мөстәкыйль фән – литология формалаша, моңа Казан галимнәренең хезмәте дә этәргеч бирә. Алга таба тау таш токымнары, утырма токымнар тасвирлана, шулай ук төрле катламнардагы минералларны тикшерәләр. Моннан тыш, яңа фәнни методлар эшләнә.
XX гасыр уртасында нефть ятмалары белән янәшә урнашкан җир асты температураларының бүленеше өйрәнелә. Нефть үзе молекуляр яктан (матдәнең иң вак кисәкчәләре дәрәҗәсендә) өйрәнелә. Казан университеты галимнәре тарафыннан минерагеник анализ, ягъни казылмаларның минераль составы һәм структурасы, аларны тәшкил итүче матдәләрнең төзелеше һәм үзлекләре турында мәгълүмат алуга юнәлдерелгән анализ принциплары уйлап табыла. Рифтогенез (җир кабыгының хәрәкәтләнү һәм үзгәрү процессы) һәм төрле рудалар формалашу, файдалы казылмалар, шул исәптән чималның яңа төрләрен табу өчен файдалыларын эзләү мәсьәләләрендә яңалыклар ачыла.
1960 нчы елларда яңа фәнни юнәлеш – минераллар физикасы пәйда була. Минералларны яңа ысуллар - яктылык, җылылык, рентген (нурланыш), электрон приборлар ярдәмендә белән тикшерә башлыйлар. Урал-Идел буеның нефть һәм битум ятмалары өйрәнелә, Җирнең яңа сферасы - метаносферасы ачыла.
Соңрак руда һәм нефть чыганакларының бәйләнеше өйрәнелә, кечкенә чыганакларның, аерым алганда фосфоритларның әһәмияте дәлилләнә, Баулы, Ромашкино, Шөгер һәм башка нефть һәм башка казылмалар чыганаклары ачыла.
Галимнәр күп тапкырлар республика һәм дәүләт премияләре белән бүләкләнә.
Геосфераларның экологик үзлекләрен ачыклау һәм өйрәнү
Әлеге юнәлештә эшләүче галимнәр:
М. Я. Боровский, И. Х. Газиев, Н. С. Гатиятуллин, У. Г. Дистанов, И. И. Зәйнуллин, В. А. Копейкин, Д. К. Нургалиев, А. А. Озол һәм башкалар.
Экология белән тыгыз бәйләнгән юнәлеш XX гасыр азагында пәйда була. Тикшеренүләр экология, геология, физика һәм химия кебек берничә фән кисешкән урынны били. Галимнәр кеше һәм башка тереклек ияләренең яшәү тирәлеге буларак геологик шартларны, шулай ук кешенең аларга йогынтысын өйрәнәләр. Мәсәлән, туфракның зарарлану дәрәҗәсе ачыклана һәм аны чистарту ысуллары сайлана. Тикшеренүләр нигезендә табигатьне саклау нормалары билгеләнә, экологик мохитнең сыйфатын яхшырту буенча чаралар күрелә, республика карталары төзелә.
Казан геология фәнни мәктәбе үзенең йогынтысын Татарстан башкаласыннан читкә дә җәелдерә. Университет галимнәре ярдәме белән Одессада, Пермьдә, Омскида, Киевта, Новосибирскида, Төмәндә, Уфада, Львовта, Бөгелмәдә һәм Лениногорскида фәнни геология үзәкләре оештырылды. Аларның Россия фәненә керткән өлешен бәяләп бетергесез.