Астрономия – («астрон» грекчадан – йолдыз һәм "номос" – закон) Галәмне, күк җисемнәренең хәрәкәтен, килеп чыгышын, үсешен өйрәнә, астрономик күренешләрне фаразлый торган фән.
Астрономия борынгы заманда ук барлыкка килгән һәм дөньяның төрле тарафлары буенча ориентлашу һәм вакытны үлчәү өчен кирәк булган. Борынгы Вавилон, Кытай, Мисыр халкы күк йөзе турында шактый тирән белемгә ия булган. Фәннең атамасы б.э. к. 3-2 гасырларда грек галимнәре Пифагор һәм Гиппарх хезмәтләре нәтиҗәсендә пәйда була. Хәзерге вакытта астрономия – кешелеккә Җирнең төзелешен дә, аны чолгап алган глобаль дөньяны да яхшырак аңларга ярдәм итә торган күпкырлы фән. Шулай ук астрономия ярдәмендә галимнәр кайбер куркыныч күренешләрне алдан әйтергә һәм хәтта аларны булдырмый калырга сәләтле.
Астрономиядә түбәндәге бүлекләрне аерып күрсәтәләр:
археоастрономия (астрономиядә борынгы белемнәрне өйрәнә);
- астрометрия (космоста объектларның урнашуын һәм хәрәкәтен өйрәнә);
- астрофизика (йолдызларның химик һәм физик үзлекләрен өйрәнә);
- күк механикасы (йолдызларның массаларын һәм формаларын, аларның күктә хәрәкәт итү законнарын өйрәнә);
- селенодезия (Айны өйрәнә);
- теоретик астрономия (күк җисемнәре һәм күренешләре модельләрен эшли).
Астрономия математика, физика, химия, география, биология, механика һәм радиоэлектроника кебек фәннәр белән тыгыз бәйләнгән.
***
1814 елда Казан университеты каршында И. А. Литтров тарафыннан обсерватория ачыла. Бу вакыйга Казан астрономия фәнни мәктәбе үсешенә этәргеч бирә. XIX гасыр ахырында Д. И. Дубяго тырышлыгы белән обсерватория штатына яңа талантлы галимнәр җәлеп ителә һәм 1901 елда йолдызларны күзәтү өчен тагын бер пунктка нигез салына: шәһәр читендәге обсерватория. Соңрак, 1931 елдан башлап, ул В. П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе дип атала башлый.
Казан астрономия фәнни мәктәбе астрометрия, күк механикасы, астрофизика һәм селенодезия өлкәләрендәге ачышлары белән киң танылган. Әйтик, И. М. Симонов (И. А. Литтровның шәкерте), илдә беренчеләрдән булып, Җирнең магнит кырын өйрәнә башлый һәм Галлей кометасын озак вакыт күзәтә (1835 ел).
М.В. Ляпунов 1847-1851 елларда Орион томанлыгында йолдызларның торышын күзәтә, ә бу обсерваториядә урнаштырылган 9 дюймлы оптик телескоп һәм дөньядагы иң яхшы астрономик приборлар ярдәмендә мөмкин була.
1876 елга М. А. Ковалевский күзәтүләре нигезендә 4200 дән артык йолдызның координаталары каталогы төзелә. Шулай ук бу талантлы галим яктылык сындыру теориясен дә эшли.
Фәнни мәктәп планетабызны өйрәнүгә дә зур игътибар бирә: М.А. Грачёв, мәсәлән, Җир күчәренең географик киңлеген һәм урынын билгеләү буенча Россиядә беренче тапкыр тикшеренүләр башлый. Аның эшен Казан университеты һәм башка дөнья күләмендәге фәнни үзәкләрнең галимнәре бүгенге көндә дә дәвам итә.
1890 нчы елларда Д. И. Дубяго Айны өйрәнүне башлап җибәрә, бу 100 елга якын сузылган күзәтүләргә этәргеч бирә. А. В. Краснов, А. А. Яковкин, И. В. Белькович, А. А. Нефедьев, Ш. Т. Хәбибуллин, Н. Г. Ризванов Айның либрациясен (акрын тирбәлүен) өйрәнүгә зур өлеш кертә; Р. К. Кащеев әлеге күк җисеменең гравитациясен иярченнәр ярдәмендә өйрәнү методикасын эшли.
М.А. Ковальский күк механикасы өлкәсендәге тикшеренүләргә, шулай ук Галактиканы өйрәнүгә нигез сала. Нептун белән Кояшның хәрәкәте, күк орбиталарын билгеләү, Галактиканың әйләнүе турындагы фараз - аның эшчәнлеге нәтиҗәсе һәм XIX гасыр уртасындагы ачышлары бүгенге көнгә кадәр искермәгән.
Д. И. Дубяго үз гомерен Кояш системасының кече җисемнәренең хәрәкәтен өйрәнүгә багышлый. Ул дистәләгән комета һәм метеорит өерләрен өйрәнә, ә 1921 һәм 1923 елларда моңарчы билгеле булмаган ике комета ача, бу аңа дөньякүләм дан китерә. Ш. Т. Хәбибуллин һәм Д. И. Дубягоның башка шәкертләре 1980-1990 нчы елларда Юпитер төркеме астероидларын, Венера һәм Меркурийның әйләнешен өйрәнү белән буенча эшлиләр. Метеорларны тикшерү белән К.В. Костылёв, О. И. Белькович шөгыльләнә.
Д.Я. Мартынов, В. А. Крат, М. И. Лавров астрофизика юнәлешендә иң күренекле галимнәр булып таныла. 1960 нчы еллар уртасында Н.А. Сәхибуллин йолдызларның физик параметрларын математик юл белән тикшерүне җитәкли, һәм Казан галимнәре халыкара проектларда катнаша. 2000 нче еллардан башлап, кара тишекләрне өйрәнү алып барыла.
Казан астрономия мәктәбе галимнәре Германия, Франция, Америка, Төркия һәм Украина астрономнары белән хезмәттәшлек итә.