Музыка

КАЗАН МӘДӘНИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

КАЗАН МӘДӘНИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

КАЗА`Н МӘДӘНИЯ`Т ҺӘМ СӘНГА`ТЬ УНИВЕРСИТЕТЫ`, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы карамагында. 1969 елда Н.К. Крупская исемендәге Ленинград мәдәният институтының Казан филиалы буларак нигез салына. 1974 елдан Казан мәдәният институты, 1991 елдан Казан сәнгать һәм мәдәният институты, 1995 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе, 2002 елдан хәзерге исемдә.

Университетта 8 факультет – мәгълүмат-документлар коммуникациясе, музыка сәнгате һәм хореография сәнгате, социаль-мәдәни эшчәнлек; икътисад, менеджмент һәм туристлык, кино һәм телевидение, театр, сәнгать культурасы һәм дизайн факультетлары эшли.

Университетта 15 меңнән артык белгеч әзерләнә. Университетны тәмамлаучылар арасында соңыннан Татарстан Республикасы мәдәният министры булып эшләгән И.Г. Тарханов, Мари Республикасы мәдәният министры М.З. Васютин, артистлардан Р.Ш. Мостафин, С.З. Фәтхетдинов һәм башкалар бар.

Университетта зур һәм кече концертлар залы, укыту-өйрәтү театры, видео һәм тавыш яздыру студиясе, китапханә бар; 25 өйрәтү-иҗат коллективы эшли.