Тарих

КАЗАН – КӨНБАТЫШ БЕЛӘН КӨНЧЫГЫШ ОЧРАШКАН ШӘҺӘР

КАЗАН – КӨНБАТЫШ БЕЛӘН КӨНЧЫГЫШ ОЧРАШКАН ШӘҺӘР

Татарстан башкаласы Казан – бүгенге Россия Федерациясенең иң мөһим сәнәгать, фән һәм мәдәният үзәкләренең берсе. Меңъеллык тарихы булган шәһәр үзенә төрле мәдәниятләрне туплаган, күп халыклар өчен туган йортка әйләнгән һәм Көнчыгыш гореф-гадәтләре белән Көнбатыш яңарышлары берләшкән урын булган тора. Бүгенге Казан – киләчәккә омтылучы шәһәр, шул ук вакытта ул үзенең тарихи истәлекләрне дә кадерләп сак-лый. Шәһәрнең күп гасырлы тарихы – аның борынгы өлешендә, Казан Кремлендә. Монда Казан ханлыгы вакытындагы данлыклы мәчет истәлегенә төзелгән Кол Шәриф мәчетен һәм хан заманындагы биналарның эзләрен күрергә була.

2000 елда Казан Кремле ЮНЕСКОның бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелде.

«Татарстан: Иллюстрированная энциклопедия». – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2013