Советлар Союзы Геройлары

​Касыйм Ситдыйков

​Касыйм Ситдыйков

Касыйм Ситдыйков – батыр татар егете

Касыйм Хәсән улы Ситдыйков 1913 елның 17 гыйнварында хәзерге Татарстанның Чистай районы Мөслим авылында туа. Туган авылында - 8 сыйныфны, аннары Чистай педагогика техникумын тәмамлый. Шыкмай авылында мәктәптә укытучы, директор булып эшли. 1933-1937 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Касыйм Ситдыйков фронтка китә. Ул Көнбатыш, Көньяк-көнбатыш һәм Украина фронтларында сугыша. 1945 елның 13 мартында Венгриядәге Тюкреш хуторы янында аның ротасы фашистларның көчле һөҗүмен кире кайтара.

Соңгы сугышында Касыйм Ситдыйков, яндыргыч сыекча шешәсе атып, берүзе ике дошман танкын яндыра. Ләкин бу сугышта ул батырларча һәлак була.

Вафатыннан соң, 1945 елның 29 июнендә, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Бүләкләре:

  • Советлар Союзы Герое исеме белнә бергә, «Алтын Йолдыз» медале һәм Ленин ордены (1945)
  • Кызыл Байрак ордены (1944)
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1944)
  • Кызыл Йолдыз ордены (1843)

Хәтер:

  • Чистайда урам аның исемен йөртә
  • Мөслим авылында бюсты куелган
  • Чистай Геройлар аллеясендә стела урнаштырылган
  • Мөслим мәктәбенә аның исеме бирелгән

Касыйм Ситдыйков – батырлык һәм туган илгә тугрылык үрнәге!