Тарих

КАШЛЫК

КАШЛЫК (Искәр, Сибир), Иртеш елгасының уң яры буендагы урта гасырлар (XIV–XVI йөзләр) татар шәһәре (бүгенге Тобол шәһәре янәшәсендә). XV йөз ахырыннан Себер ханлыгы башкаласы. Иң куәтле үсеш чоры XVI йөз башына, ханлык территориясе Мөхәммәд Тайбуга хан тарафыннан берләштерелгән дәвергә туры килә. 1582 елда атаман Ермак отрядлары тарафыннан җимертелә.