Фән

КАРЛ КАРЛОВИЧ КЛАУС

КАРЛ КАРЛОВИЧ КЛАУС

Карл Карлович Клаус (1796–1864 гг.) – химик-неорганик, ботаник, рәсем төшерүче, рутений химик элементын ачучы, фармацевт, фәлсәфә фәннәре докторы.

К. К. Клаус Дерпт (хәзер - Эстониядәге Тарту шәһәре) шәһәрендә туган. Башлангыч белеме дә булмаса да, аптекарь булырга имтихан бирә ала һәм Петербург медицина-хирургия академиясенә укырга керә. 1826 елда Казанда үзе даруханәсен ача.

1827-1834 елларда Урал һәм Идел елгалары арасындагы далалары үсемлекләрен тикшерүдә катнаша. Нәтиҗәдә «Идел буе илләренең җирле флорасы» дигән хезмәт языла һәм басылып чыга, анда үсемлекләрнең 2000 гә якын төре тасвирлана.

1831–1835 елларда Дерпт университетында укый һәм бер үк вакытта андагы химия лабораториясендә эшли. 1837 елда магистрлыкка диссертация яклый һәм химия кафедрасында кече гыйльми вазыйфага эшкә кабул ителә, Казан университетында химия лабораториясе мөдире итеп билгеләнә.

1839–1851 елларда К. К. Клаус Казан университетында химия кафедрасы профессоры була.

К.К. Клаус – платина һәм аның янындагы металлар химиясе белән беренчеләрдән булып шөгыльләнүчеләрнең берсе. 1844 елда платина рудасы калдыкларында галим рутений (латинчадан – “Россия”) элементын ача, аның атом массасын билгели, үзлекләрен тасвирлый. Галим элементны бүлеп чыгару һәм чистарту методын уйлап таба. Бу ачышы өчен Россия Фәннәр академиясе Клауска Демидов премиясе тапшыра.

1851-1864 елларда К.К. Клаус – Дерпт университетында химия кафедрасы профессоры, ә 1852 елдан фармация (дарулар турындагы фән) профессоры.

К.К. Клаус – фитохимиягә - үсемлекләрнең химик үзлекләре турындагы фәнгә нигез салучыларның берсе.

Ул - Казан университетында эшләгән натуралист, табиб, сәяхәтче һәм фәлсәфәче, профессор Э.А. Эверсман турында истәлекләр авторы да. Шулай ук К.К. Клаус фармация һәм аның барлыкка килү тарихы буенча мәкаләләр дә яза.

К.К. Клаус рәсем сәнгате белән мавыга, бик яхшы рәсем ясый. Үз гаиләсе әгъзаларының портретларын ясый, Парижда рәсемнәр сериясен (Казан шәһәре, Урал заводлары күренешләре) бастыра. Моннан тыш, галим тәңкәләр һәм медальләр коллекциясен туплау белән мавыга, соңыннан аны музей өчен Казан университеты сатып ала. Рутений ачылуга 125 ел тулу уңаеннан Казан университетының иске химия лабораториясе диварында (хәзерге вакытта А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты) мемориаль такта куела.