Бу төбәктә мин хатын-кызга карата гаҗәеп хөрмәт күрдем. Аларны ирләргә караганда күбрәк хөрмәт итәләр... Мин (шул вакытта) бер хатынны, әмир Салтый хатынын үзенең ябулы арбасында күрдем. Ул (арба) яхшы зәңгәр постау белән тышланган; аның ишек-тәрәзәләре ачык иде; аның (хатын) каршысында гаҗәеп чибәр, сәер киемле дүрт кыз утыра... Әмир утыр-ган җиргә килеп җиткәч, ул арбадан җиргә төште; аның белән 30га якын кыз төште, алар аның күлмәк итәкләрен бераз күтәрә төшеп, тотып бардылар һәм ул (хатынга), үз дәрәҗәсен белеп кенә, чайкалыбрак атлады. Әмир янына килеп җиткәч, ул басып аңа, баш иде һәм үз янына утыртты, кызлар аның тирәсенә урнаштылар. Бурдюгка салып кымыз китерделәр. Ул аны үзенең касәсенә агызды, әмир каршына тезләнеп, әмиргә касә сузды. Ул эчеп туйды, аннан соң әмирнең туганына бирде, ә әмир хатынына эчерде. Ашарга китерделәр һәм ул аның (әмир) белән бергә ашады. Ул аңа (хатынга) күлмәк бүләк итте һәм ул кире кайтты. Әмирләр хатыннарына менә шундый мөнәсәбәттә, ә хәзер сезгә патша хатынары турында сөйләрбез.
Гади сәүдәгәр хатыннары нинди дигәндә, мин аларны да күрдем. Аларның берсе атка җигелгән ябулы арбада бара иде, каршысында аның күлмәк итәген күтәрә төшеп, өч яки дүрт кыз утыра. Аның башында бүгтәк, ягъни кыйммәтле ташлар белән бизәлгән һәм өстенә тәвә кош каурые куелган баш киеме. Арбаның тәрәзәләре ачык, аның бите дә ачык иде, чөнки төрки хатын-кызлар битләрен каплап йөрмиләр. Бер хатын, шул ук рәвештә хезмәтчеләр белән бергә сарыклар, сөт алып бара иде, ул аларны хуш исле товарларга алыштыра. Кайчакта хатыны белән ире дә бара, берәрсе күрсә, бу ирне аның хезмәтчесе дип уйлар иде.
...Солтан (Үзбәк) тәхетенә утыра; аның уң ягында хатыны Тайгула, аның белән рәттән хатыны Кабак, сул ягында Баялун һәм Үрдүҗә урын алган. Тәхет төбендә уң якта – солтанның (өлкән) улы Тәнибәк, сул ягында икенче улы Җанибәк басып тора. Каршында кызы утырган. Хатыннарының берсе килсә, солтан торып аның каршына килә һәм, ул тәхеткә утырганчы, кулыннан тотып тора. Тайгула ханбикә һәм аның иң яраткан хатыны. Ул (солтан) аны тирмә ишеге янында каршылый, кулларыннан тотып, тәхет янына алып килә һәм, ул тәхеткә урнашкач кына, солтан (үзе) утыра. Болар барысы да кеше күз алдында, яшеренмичә эшләнә. Аннан соң әмирләр килә, алар өчен уң якта да, сул якта да эскәмияләр куелган.
Өлкән хатын – патшабикә, солтанның ике улының әнисе... солтан аны бик нык хөрмәт иткәнгә күрә, хатыннар арасында иң сараны булуга кара мастан, аны халык та хөрмәт итә.