Тарих

КОЛ ГАЛИНЕҢ «КЫЙССАИ ЙОСЫФ» ПОЭМАСЫННАН ӨЗЕК

КОЛ ГАЛИНЕҢ «КЫЙССАИ ЙОСЫФ» ПОЭМАСЫННАН ӨЗЕК

Шулай михнәт китеп, рәхәт көннәр килде,

Йосыф Мисыр җирендә зур патша булды,

Иляһ аңа зур мәмләкәт насыйб кылды, –

Бөтен эшен игелек белән эшләр имди.


Кодрәт белән Халикъ аны итте барлы,

Хөкме дөрес, гакълы камил, үзе гарьле,

Дине бөтен, гыйльме төгәл, йөзе нурлы, –

Йөзен күргән җанын фида кыла имди.


Газиз Йосыф бик күп гаскәр әзер кылды,

Атасын каршы алырга үзе барды,

Быргы-чыңнар һәм нәгърәләр яңрап торды,

Чабыш атлар матур итеп кешнәр имди.