Ул (хаким) табын әзерләргә кушты (затлы ризыклар белән). Аны китерделәр, анда кыздырылган ит кенә иде. Менә ул башлады: пычак тотты, бер телем кисеп алды, ашады, аннары икенче кисәкне шулай ук, аннары өченчесен; шуннан соң бер җирен кисеп илчегә бирде... аңа кечкенә генә өстәл чыгардылар, аның алдына куйдылар. Кагыйдә итеп кертелгән – илтәбәр үзе кешегә бер кисәк бирмичә, беркем дә ризыкка кулын сузмый... һәркем ашады үз өстәленнән алып... аннан башка патшаның табыныннан бернәрсә алмадылар, ә ул ашап бетергәч, һәркем ризыкларын өйләренә алып китте. Без ашаганда, ул (илтәбәр) балдан ясалган (ул көндезен-кичен эчә торган) сүҗүв эчемлеген китерергә кушты...
Мин аларның илләрендә чикләвек агачыннан да күбрәк нәрсә күрмәдем...
Алар (халык) чикләвек агачын тишәләр дә астына савыт куялар. Шунда суы тамып тора, тәме балдан татлырак...
Аларның (зәйтүн) майлары да, көнҗет майлары да бөтенләй юк, алар чыннан да, шулар урынына балык маен кулланалар... Алар арпадан онлы эчемлек ясыйлар, яшьләр аны вак-вак йотым белән эчәләр, ә кайвакыт арпаны ит белән пешерәләр, хәлбуки, әфенделәр ит ашыйлар, кызларга арпа ашаталар. Алар (кызлар) иртән генә ит ашыйлар... Аларның урманнарында бал корты бик күп. Алар бал корты умарталары кайда икәнен беләләр, барып җыялар...